поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.05.2021 Җәмгыять

Осиново бистәсендә яшәүчеләр: “Этләр көтүләре белән йөри, куркыныч хәл чыгасын сизгән идек”

Казан читендәге Осиново бистәсендә булган куркыныч вакыйга инде икенче көн социаль челтәрләрдә халык теленнән төшми. Мәктәптән кайтып баручы 11 яшьлек баланы этләр талаган. Балага операция ясаганнар, ул әле дә реанимациядә ята.

“Кешегә зыян салган хайванны яклыйлар, балалар тилмерә”
 
11 яшьлек малай өенә кайтканда юлны кыскарту өчен чокыр аша чыга. Этләр аңа шунда очрый. Канга баткан баланы узып баручылар күреп ала. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Рания Садыйкова хәбәр иткәнчә,  кичә аңа операция ясаганнар. Баланың таланган урыннары күп. Ул реанимациядә ята.
 
Осиново бистәсендә яшәүчеләр әйтүенчә, алар берәр күңелсез хәл буласын алдан ук сизенгән.
 
– Безнең бистәдә этләр көтүләре белән йөри. Кемдер чыгарып җибәргәнгә, сукбайга әйләнгәннәр бит инде. Кот очып тора иде. Әле ярый, балалар мәктәпкә үзләре генә йөрми. Әтиләре илтә, каршы ала. Эт талаган бала бездән ерак түгел генә яши. Ишеткәч, чәчләр үрә торды. Әле ярый кешеләр күреп коткарган. Исән калуына сөендек, – ди бистәдә яшәүче Лилия Ибраһимова. – Бөтен ялгышлык – этләрне яклауда. Кешегә зыян салган хайванны яклыйлар, балалар тилмерә. Сукбайлар этләрне тотып алып китеп, колагына тамга тагып җибәргән булалар. Алар нәрсә ашасын соң? Ач эт – усал эт. Аларны приютта тотарга кирәк. Шәһәргә чыгармасыннар иде.
 
Этләр тешләгән баланың әнисен дә эзләп таптык. Ул сөйләшә дә алмый. Күңеле тула.
–Табиблар төн буе балабызның гомере өчен көрәште. Әлегә кадәр улыбызны күрмәдек. Ничек авыр икәнен үзем генә беләм. Дарулар белән генә торам. Шөкер, балам аныңа килгән, – ди Ландыш.
 
Осиново бистәсе Яшел Үзән районына керә. Бүген иртән район башлыгы Михаил Афанасьев барлык авыл җирлекләренә хуҗасыз этләрнең санын барларга кушкан. Шулай ук ул этләрне приютта тотар өчен мөмкинлек табарга тырышачакбыз дигән.
 
Район хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев әйтүенчә, ел башыннан районда 100ләп сукбай этне тотканнар.
 
– Закон кушканча, ул этләр стерильләштереп, кире урамга чыгарыла. Осиновода яшәүчеләрдән моңа кадәр дә, сукбай этләр күплеге хакында хәбәрләр килгән. Шуннан соң 20 этне тотканнар иде. Моның белән “Кот и Пес” оешмасы шөгыльләнә, – ди ул.
 
“Кот и пес” оешмасы хезмәткәре  Максим Иванов, баланы этләр тешләгән урынга кичә дә, бүген дә барган. Аның сүзләренчә, сукбай этләр арасында бер хуҗалы эт тә булган.
 
– Мин анда яшәүчеләр белән сөйләштем. Хуҗалы этне урамга чыгарган булганнар. Бала аны сыйпамакчы булган, тегесе исә аңа ташланган дип тә әйтәләр. Аннары бу эт янына сукбайлар килеп кушылган. Этнең берсе тешләсә, калганнары килеп кушыла. Кычкырган тавышка ябышалар, – ди Максим.
 
Ни өчен сукбай этләрне приютта гына тотып булмый? Максим Иванов сүзләренчә, алар агрессив һәм авыру этләрне генә үзләрендә калдыра алалар.
 
– Дәүләт безгә акчаны тоткан өчен генә бирә. Приютта яшәтер өчен мөмкинлек юк, – ди ул.
 
Бу беренче генә очрак түгел. Күптән түгел Питрәч районының Шигали авылында этләр ир-атка ташланган иде. Куркыныч бар, белгечләр исә ни эшләргә белми аптырый. Закон буенча аларны атарга ярамый, хайванны җәберләгән өчен исә төрмәгә үк утыртып куярга мөмкиннәр. Әлеге проблема хакында тулырак язманы биредән укырга була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»