поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.10.2010 Җәмгыять

ЭҢГЕР-МЕҢГЕР...

Казан өстен эңгер-меңгер басып килә, кала урамында машиналар йөреше дә азайды, эшче халык өйләренә кайтып чәй эчеп утыра торгандыр инде.

Ярым караңгы һаваның тынлыгын бозып төрмә камерасының ишеге ачылды, караучы кергәндә барысы да инде ниндидер бер тынлыкта, йокыга китеп баралар. Бары яңа килгән егет, Рәшит кенә йокламый уйланып утыра.

 

Аны монда бүген алып килделәр, алты елга хөкем иткәннәр егетне, күренеп тора мондый каты хөкем карарын көтмәгән. Ни өчен утыртканнар икән соң бу баланы, карап торышка бер дә җинаять кылырдай кешегә охшамаган бит. Хәер, аларның барысы да шулай, матур йөз белән, сабый кебек карап торып башны катыралар. Чынлыкта исә, кайсы кеше үтергән, кайсы көчләүдә гаепләнә. Ә кайсы бөтенләй адәм кылмас гамәлләр белән монда эләгә дә, гомерен шул куркыныч төрмә стеналары артында тәмамлый. Андыйлар бик күп хәзер, инде икенче өйләре кебек карыйлар төрмәгә, иректә озак яши алмыйалар. Бик еш монда кире әйләнеп кайталар. Алар шушы мөхиткә, һавага күнегеп беткәннәр бит инде. Бу баланың ни өчен монда килеп эләккәнен беләсем килә битәле минем дип, Гали агай караучы янына китте, ул белергә тиеш чөнки, иртәнге сакта бүген ул иде.

 

– Сәлам, Салих нихәлләрдә соң син, бер сорау бар иде бит әле, яңа гына 28 нче камерага кереп чыктым, анда барысы да инде йоклый тик, бер егет уйланып утыра, нигә утырттылар микән, аны бигрәкләрдә яшь бит әле дим.

 

– И, Гали агай әйтерсең төрмәдә беренче елыңны эшлисең инде, ияләшергә вакыт, монда килгән һәрберсенең яшен карый башласаң, чүт кенә егермедән узган бит. Менә бу егеткә дә 21 дә тулмаган. Нәрсә өчен булсын инде. Сугышалар бит хәзер. Үзе генә сугышмаган, берничә кеше, нәтиҗәдә бер егет үлгән. Менә боларын судить иттеләр, монысына иң күбе, бөтен гаепне үзенә алган бугай. Бигрәк мәрхәмәтле инде.

 

– Нишлисең бит патый, тормыш шулай итә...

 

– Кара әле Гали абый, патый дигән сүзеңне ташла әле, ошамый да инде, мин хатын-кыз түгел бит инде, үтерәсең син.

 

– Ярый тынычлан, бик акыллы булсаң, син соңрак йокларсың дәртең көчле бар, 29 нчы камерага барып, бер-ике матур фикер кычкырып кил баядан бирле тыныч түгел ул яклар, бер-бер хәл була күрмәсен тагын безнең сменада дим. Мин бераз ял итәм әле.

 

Камера ишеген карт бер бабай ачканда Рәшит өстәл янында моңаеп утыра иде. Нишләп йөри инде бу карт тәре дип уйлап куйды. Барысы да йоклый бу, һаман ипи сораган эт кебек иснәнеп йөри. Эх, аның башында Рәшитнеке кебек мең төрле уй түгел шул. Менә аңа нишләргә, алты ел. Аз срок түгел бит. Әти кызганыч, мин аның бердәнбер ышанычы идем бит, егет кеше – нәсел калдыручы. Миңа өметләнде бит ул, ә мин. Аның белән берәр хәл булса, әлбәттә бар гаепне миннән күрәчәкләр. Мин генә гаепле булачакмын. Әйе, миңа булышам диде бит ул, мин генә булышлыгын кире кактым. Гаеп үземдә бит минем, үзем гаепле, институтның соңгы курсы күп калмаган иде кеше булырга, менә хәзер чүп булдым мин. Уеннан гына киткән иде сугыш югыйсә, кем уйлаган Азат шунда ук җан бирер дип. Бик кызык кына булып чыкты бит әле ул, алты ел нишләп кенә бетермен икән соң бу алты ел эчендә. Егетнең уен шундый соруалар борчыды.

 

Шәһәр өстенә эңгер-меңгер төшеп килә. Эшчеләр күптән кайтып өйләрендә чәй эчеп утыралардыр инде. Бүген кала күге аязып киткән, саф, язгы һава. Эх, рәхәт тә соң мондый һавада урамда йөрүе. Гали ага кичке обходны ясый менә, бүген нинди көн соң әле, ул аны үзе дә аңламый. Моннан алты ел элек беренче тапкыр бу камералар аша обход ясаган иде. Тагын кич җитте инде дип мыгырдады үзе. Бүген ул ялгызы, Салихны берничә көн элек төрмә юлында үтерделәр, кемгә комачаулагандыр инде, белмим. Тагын бер җүләрен утырталар инде болай булгач һәм берничә елге гына түгел, төрмә хезмәткәрен үтергән өчен зур срок бирәчәкләр.

 

28 нче камерада барысы да тынып калган. Йокламыйлар, юк, ә барысы да Рәшитнең Коръән укыганын йотлыгып тыңлыйлар. Үзгәрде бит егет алтынчы елын утыра инде. Моннан биш ел элек исламны кабул итте, кем уйлаган эшләре икенче якка үзгәрер дип. Бу камера гомумән тыныч. Белмим ниндидер бер нур бар монда күрәсең, Рәшиттән килә торганадыр ул бүлмәдәге тынычлык.

 

Камера ишеге тагын шыгырдап ябылды. Рәшит сискәнеп китте, Бәкара сүрәсеннән берничә аять укыганнан соң дога кылды, бүген аның төрмәдә, рәшәткә артында соңгы төне иде. Урынына менеп яткач та озак кына йокыга китә алмады. Башына әллә нинди шайтани уйлар килә иде. Азатлык, ирек, бер карасаң куркытты. Бер яктан ул шул иреккә чыгасына сөенде. Ничек каршы алырлар, туганнар, дуслар. Тормышы ничек булыр. Аңа бүген 27 яшь бит. Үзенең гаиләсен корып, балалар үстерергә вакыт. Ул әле өйләнмәгән дә, гомумән мондый үткәне белән аны берәр хатын-кыз кабул итә алырмы. Мең сорау әйләнде аның башында. Тик ул аларга җавапн бары бер сүз белән генә кайтарды:” Аллаһ хәерлесен кылсын, Аллаһ миңа хәерле булганын насыйп итсен иде” дип уйлады. Шул борчулары белән йокыга да китте.

 

Казанда тагын бер көн үтте. Калага эңгер-меңгер төшеп утыра, томанлы бүген кич, эшчеләр өйләренә кайтып чәй эчеп утыра торганнардыр инде. Гали агай камералар буенча йөреп чыкты. 28 нче камерада шаулыйлар. Рәшит китте бүген, монда булган тынычлык бетәрме. Бер урын бушады, бу урынга тагын кемне кертерләр икән дип пошынды Гали ага, төрмә Рәшит кебек тоткыннарына тиешле сабак бирә алырмы, әллә юкмы. Ул аны белми иде әле. Гали ага бары тик бер нәрсәне генә ышанып әйтә алды, Рәшит монда кире кайтмаячак, Аллаһ теләсә кире кайтмас. Уйларына чумып утырганнан соң, шул рәвешле дога кылды.

 

Я Раббым! Бар нәрсәне күрүче, күңелләрдәге барлык уйларны белүчесеңдер, балаларның иманнарын нык кылсаң иде, күңелләренә шайтан коткысысалып, иманнарына хилафлык китермәсәң иде. Күзләренә эңгер-меңгер төшерсмәсәң иде. Амин.

 

Калага эңгер-меңгер төште.  Эшчеләр өйгә кайтып чәй эчеп утыралардыр инде...


Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»