поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.04.2021 Фаҗига

“Әни, монда гына йөрим”, дип чыгып киткән иде...

17 апрельдә Башкортстанның Учалы районы Сәфәр авылында коточкыч фаҗига булган иде: 4 яшьлек Илнар Миграновны сукбай этләр талап үтергән. Малай велосипедта йөрергә дип урамга чыккан һәм уйнап йөргәндә аңа этләр ташланган. Мәктәп урамындагы бу вакыйганы беркем күрмәгән, соңыннан канга баткан бала мәетенә тап булганнар.

— Авылыбыз тулы этләр, — дип сөйләде Сәфәрдә яшәүче бер апа. — Кечкенә этләр түгел бит, зурлар. 4 яшьлек бала аларга каршы тора алмый, билгеле, олы кешегә ташлансалар да, Алла сакласын, котыла алмассың. Мескен сабыйны чокырга сөйрәп алып барып ашаганнар. Беркем күрмәгән, ишетмәгән. Бала бик кызганыч, бөтен авыл белән елыйбыз... Этләр күп булса да, моңарчы кешене талау очраклары ишетелмәде. Авылыбыз янында Колтырма елгасы ага, көзен шунда кош-кортны харап иткәннәре булды.
 
Малайның үле гәүдәсен күрше хатыны тапкан. Йортларыннан 50 генә метр читтә, чокырлырак җирдә этләр балакайны ботарлап яткан. Хатын шундук телефонындагы камерасын кабызган һәм видеодан күренгәнчә, малай янында 6-7 эт чабышып йөри, хатын аларны куып җибәрә. Ул чакта баланың инде сулышы да, пульсы да булмый.
 
Илнарның әнисе Альбина фаҗига вакытында кер юган.
 
— “Әни, монда гына йөрим”, — дип чыгып киткән иде, — ди бала югалту хәсрәтен татыган ана. — Бу хәл өйдән читтә, юл кырыенда гына булган бит. Улыбызга 22 апрельдә 5 яшь туласы иде. Апасына 15 яшь, урамга гел бергә чыгалар иде, бу юлы үзе генә китте шул. Көннәр җылытты бит, өйдә утырасы килми, велосипедта йөрергә балалар җәйне көтеп тора. Бик җитез, баскан җирендә ут чыгара торган бала иде.
 
Башкортстандагы үзәк өзгеч фаҗига бөтен Россиягә сабак, кисәтү булыр кебек. Халык зарланып торса да, сукбай этләрне аулау акрын эшләнә йә бөтенләй эшләнми. Авыл җирлеге башлыклары: “Фәлән ай элек заявка биргән идек, ауларга килүче юк”, — ди. Бәлки, шушы хәлдән соң, авыл җирлекләре дә, аулау оешмалары да эшен җиренә җиткереп башкарыр. Әмма эш анда гына да түгел. Бөтен Россиядәге сукбай этләрне тотып бетерсәң дә (зоосакчылар фаразлавынча, алар 660 мең чамасы), куярга урын юк. Илдә нибары 114 мең маэмайга исәпләнгән 461 приют эшли һәм алар инде тулы. Шуңа да бу мәсьәләне законны үзгәртеп яисә сукбай этләр өчен яңа яшәү урыннары булдырып кына хәл итәргә мөмкин.
 
Миграновлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз һәм мондый аяныч хәлләр бүтән кабатланмас дигән өметтә калабыз.
Фото: пиксабай
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 29.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»