поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
29.04.2021 Җәмгыять

Путин акчалары кайчан түләнер?

Совет чорында “Икътисад экономияле булырга” тиеш дигән лозунг бар иде, ул хәзер дә актуальлеген югалтмый. Узып бара торган ел халыкны узганында алып бетермәгәннәр өчен компенсация рәвешендә бүләкләргә тиеш иде кебек. Әлеге компенсациянең гомуми суммасы билгеле – ул 270 миллиард булырга тиеш.

Бу әлбәттә бик зур сумма, әмма югалтулар белән чагыштырганда ничегрәк килеп чыга икән? Узган ел тормыш-көнкүреш кирәк-ярагына чыгымнар 8,6 процентка кимегән, сумнарда ул 5,7 триллионны тәшкил итә. Быел күрсәтеләчәк ярдәмнән әлеге сумма 20 тапкырга күбрәк. Бик камил булган җәмгыятьтә дә хакимият үз гражданнарының чыгымнарын тулысынча каплый алмый. Әмма халык ул өләшкән акчалата ярдәм гадел булыр һәм аның төп өлеше мохтаҗларга эләгер дип өметләнә. Владимир Путин сөйләгәнчә, быел һәрбер мәктәп укучысына 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәтеләчәк (гомуми сумма – 170 миллиард). 17 миллион түләү мохтаҗ булганына да, булмаганына да эләгәчәк.  Ләкин ул әле хәзер үк өләшенми, җәй ахырынарак булырга тиеш. Кайберәүләр моны уку елына якынрак дисә,  икенчеләре Бердәм тавыш бирү көннәре тирәсендәрәк дип, үзенчә нәтиҗә чыгара. Нәрсә турында уйлап әйтәләрдер...
 
Мәктәп балаларына өләшкәннән соң, калган социаль мероприятиеләр өчен тагын 100 миллиард сум кала әле. Әлбәттә, күбрәк булыр дип көткәннәр иде. Соңгы арада ике эре чыгым проекты турында гәпләште халык. Шуларның берсе – ярлылар өчен азык-төлек карталары (яки сертификатлары), ягъни азык-төлек алу өчен даими субсидияләр. Алты ел элек эшләнелгән әлеге проект һәрбер кулланучыга ел саен 15 мең сум акча күчерүне күздә тоткан иде, ә андыйларның саны 16 миллион. Бүгенге инфляцияне һәм ярлыларның арта баруын да исәпкә алып, бу картага ия булучылар саны 20 миллион чамасы, ә субсидия күләме 24 мең сум була алыр иде. Моның өчен казнадан ел саен 500 миллиард сум акча кирәк булачак. Белгечләр моның чыгымнары күп, ләкин җиңеп чыкмаслык та түгел диләр. Ул чагында ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр даими рәвештә азмы-күпме ярдәм алып торыр иде, ел буена кушып исәпләгәндә сизелерлек сумма килеп чыга. 
 
Икенче чыгым проекты пенсионерлар белән бәйле. Ул инде хәл ителеп, пенсия яшендәге эшләүчеләр өчен индексацияләр түләү системасы торгызылса да, биш ел элек бетерелде. Шушы ике чара гамәлгә ашкан очракта ил гражданнарының шактый гына өлешенә ярдәм нык сизелер иде, дип бәяли белгечләр. Ә ул өлеш – якынча 30 миллион чамасы һәм алар чынлап та ярдәмгә мохтаҗ.  
 
Бүгенге экономияне кайберәүләр пандемиянең өченче дулкыны белән бәйли. Путин еллык юлламасында коронавирус темасына шактый күп сөйләвен чит ил басмалары да билгеләп узган. Әлбәтә, һәркем үз каланчасыннан чыгып бәя бирә һәм Көнбатыш басмалары моны халыкның игътибарын тышкы сәясәттәге киеренкелек, тирә-күршедәге ыгы-зыгыдан читкә юнәлтү дип атаган. 
 
Каланчадан караганда горизонт киңәядер дә бәлки, әмма халыкны беренче чиратта өй эчендәге мәшәкать борчый әле. Өй эчендә тәртип, өс-башың бөтен, социаль түләүләр тиешле күләмдә һәм гадел булса, бәлки читән ярыгыннан да карыйсы килә башлар...
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 29.04.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»