поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
28.04.2021 Авыл

"Бухгалтер эшен ташлап, сарымсак үстерә башладым"

Зәй егете Марат Зыятдинов 2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Шәһәрдән 40 чакрым ераклыктагы Ирнә авылында сарымсак үстереп сата башлый. Биш ел эчендә нульдән торгызган бизнесны аякка бастыра ул! Хәзер хөрмәт итеп аны “сарымсак магнаты” дип йөртәләр икән.

Марат Зәйдә туып-үсә. Аңа 33 яшь. Хатыны Ләйсән — балалар бакчасында тәрбияче. Бер ул үстерәләр. Майда Зыятдиновлар гаиләсе ишәергә тора. Икенчесе дә малай була, дигән табиблар.
 
— Улларым, Алла боерса, киләчәктә булышчыларым булыр! 3 яшьлек улым Саматны үзем белән кырга ияртеп йөрим. Аңа кызык. Күреп үссен, — ди Марат. — Бизнесны 2016 елда биш кеше — абыем һәм аның иптәшләре белән башладык. 2018 елда алардан аерылдым, үзем генә алып барам. Эш башларга авыр булды. Грантлар алмадым. Үз акчам һәм кредитлар белән эшләдем. Бу — беренче бизнесым. Барысын да эш барышында өйрәндем. Тракторчылыкка укыдым. Бүген аның һәр шөребен беләм.
 
— Марат, ни өчен сарымсак үстерүне сайладың?
 
— Сарымсак — табышлы культура. 1 кг сарымсак бәясе 1 кг иткә тора. Узган ел хакы котырып үсте. Имбир, лимон белән бергә, сарымсакның да популярлыгы бермә-бер артты.
 
Беренче партияне Краснодардан кайтардык. Чөнки Татарстанда 3 тонна сарымсак орлыгы таба алмадык. Хәзер орлыкны да үзем әзерләп сатам. Сарымсакны Татарстан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Башкортстан, Самара һәм башка җирләргә озатабыз. Бу тармакта көндәшлек бик сизелми, сарымсакка ихтыяҗ зур. Сарымсак гел кирәк. Үзем дә аны яратып кулланам, ел әйләнәсе ашыйм, файдасын күрәм.
 
 
— Ничә гектар җирдә үстерәсең?
 
— Бүгенгә 15 гектарга утыртылган. Эшчеләрне сезон вакытында гына чакырам. Сарымсакны октябрь башында утыртып, майда эшкәртә башлыйбыз, июль урталарында җыябыз. Су сипмичә, күчереп утыртмыйча үстерәбез. 1 гектардан чама белән 3-4 тонна сарымсак алабыз.
 
— Сорты нинди?
 
— “Добрыня”. Аны Краснодар өлкәсеннән кайтардык. Кышка чәчеп калдыра торган сорт булганга, октябрь башында утыртабыз. “Добрыня” салкынга чыдам, яхшы уңыш бирә, әйбәт саклана.
 
Сарымсак — сезонлы эш. Елның өч ае аны үстерүгә китсә, калган тугыз айда син буш дигән сүз. Алга таба, ел буе мәшгуль булу өчен, сарыклар үрчетү белән дә шөгыльләнергә телим.
 
— Шәһәрдә үскәнсең. Бирегә күченеп килә алыр идеңме?
 
— Фермер хуҗалыгына якынрак булу өчен, йорт төзү турында уйланам, — ди Марат. — Җир кешене туендырды, туендыра һәм туендырачак! Эшләргә генә кирәк. Җир бездә җитәрлек. Бернәрсәдән курыкмыйча тотынырга! Киңәшем шул!
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 28.04.2021
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»