|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2010 Җәмгыять
ЮГАЛТАСЫ КИЛМИБу атнада Питрәчнең Кибәче һәм Кәвәл дигән керәшен авылларында булганда, анда яшәүчеләргә, җанисәп барышында кем булып язылачаксыз, дигән сорау биргәләдем. Кайберләре ышанычлы рәвештә, икенчеләре шикләнебрәк булса да, бертөрле җавап бирделәр: – “Керәшен татарлары” диячәкбез.
– “Татарлар” дип түгелме?
– Юк, “керәшен татарлары”! – диделәр.
Бер ападан:
– “Керәшен” буларак кына да язылмыйсызмы? – дип сорыйм.
– Аерылганны аю ашар, дигән бит.
– “Керәшен татарлары” дип үзегезне барыбер татардан аерасыз бит!
– Соң татар да түгел бит инде без...
2002 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә “керәшән татары” (русча – “Кряшены (крещеные, крещенцы, крещеные татары)”) атамасы белән исәпләнүчеләр, http://www.perepis2002.ru сайтында күрсәтелгәнчә, 24668 кешене тәшкил иткән. Ягъни шулкадәресе татарлардан аерым саналырга теләк белдергән. Татарстанның зур гына бер район халкы белән чагыштырырлык сан бу. Аларның яртысы – шәһәрдә, яртысы авылда яши. Ирләр – 11520, хатын-кызлар исә 13148не тәшкил иткән. Башланырга санаулы көннәр генә калып барган яңа җанисәп барышында да татарлардан аерым теркәлергә теләк белдерүчеләр янәдән күп булыр, дип уйлыйм. Чөнки керәшен авылында булган саен аларның “татар”га үпкәләре гел үзен сиздереп килде.
Алдан ук әйтим: шәхсән үзем керәшенне үзем кебек татар дип саныйм. (Бу мәкаләдә “татар” һәм “керәшен” дип язсам да, бербөтен милләтне күз алдына китерәм. Болай аерып язуны фәкать мәсьәләне аңлату өчен генә кулланам.) “Керәшеннәр”нең, динебез төрле, дигән төп “дәлилләрен” дә аңлап бетермим. “Татарлар” арасында да чукынганнар, хәтта будда динен кабул итүчеләр, төрле сектантлар бар. Атеист булганнарын әйтеп тә тормыйм. “Керәшеннәр” арасында да православиедән башка дин тотучылар барлыгын инкарь итеп булмый. Иң мөһиме – тарихыбыз, нәсел тамырларыбыз уртак. Моның шулай икәнлегенә какшамас төп дәлил – уртак телебез. Нәрсә генә дип әйтсәләр дә, телебез бер. Төрле милләт кешеләре аналарга “әни!” дип дәшми ул. Татардан башка аталарга “әти!” дип мөрәҗәгать итүче тагын нинди милләт вәкиле бар?!
Беләм, “милләттәшләр” дип эндәшүгә күп кенә керәшеннәрнең ачулары чыгачак. “Җанисәптә күбрәк күренү өчен кирәгебез чыккач кына, кадеребез арта”, – дип шикаять белдерәчәк алар. Һәм шуны әйтеп... хаклы булачаклар. Дөресе шул: көнкүрештә гомуммилли сәяси максатлардан ерак торган “татар”лар арасында “керәшен”гә карата бер генә төрле караш юк. Югыйсә, әйткәнемчә, теләсә нинди халык вәкилләре арасында төрле дин тотучысы да, динсезе дә бар. Ләкин андыйларны милләттән читләштерү – акыллылык билгесе түгел. Ахыр чиктә хәзерге көндә яшәүче “керәшен” кешесе 400-450 ел элек нәрсә булганын үз күзләре белән күрмәгән, ул бары үз ата-анасыннан һәм әби-бабасыннан калган динен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тырыша. Теләсә нинди кешенең үзен тәрбияләп үстерүчеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте, үз әби-бабасы васыять итеп әйтеп калдырганнарын үтәргә тырышуы хөрмәткә лаек. Кем генә булсын: инглизме, зулусмы, чукчамы – үз гаиләсе традицияләрен үтәргә тырышу кешелеклелек билгесе булып тора.
“Керәшен” исә үзен “татар” тарафыннан кире кагылган, рәнҗетелгән кавем итеп хис итә. Матбугатта “керәшен” бәйрәмнәрен яктырту гына бар. Баксаң, проблемалары да җитәрлек. Мәсәлән, туган телдә гыйбадәт оештыручы дин әһелләрен әзерләү. Ул хакта “татар” хәбәрдар түгел. “Керәшен” – “татармы” ул, “керәшен” генәме, әллә “керәшен татары”мы, дигән мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышуга да “татар” битараф һәм аны бары тик үзенә кирәк чакта гына исенә төшерә.
Нәтиҗәдә, “керәшен”нәрнең үпкә хисләре өстен чыкты һәм милләттәшләребез хәзер “татар”дан үзгә тарихларын, телләрен төзү, ягъни “татар”дан тәмам аерылып чыгу өчен фәнни нигез әзерләү белән шөгыльләнә башлады. “Мин татар!” – дип горурланучы мишәрнең сөйләме әдәби телдә “керәшен” сөйләменнән ераграк торса да, “керәшен” үзенә аерым әлифба төзеп ятсын инде!
Барыбыз да татарлар бит. Нинди генә дин тотсак та, “ч” хәрефен ничек әйтсәк тә, кайда яшәсәк тә... Рус кешесе Уралдан булсынмы, Ставропольдән яки Мәскәүдәнме – үзен бары тик рус дип кенә саный. Татар исә бер-берсенә “син – керәшен”, “син – мишәр” дип үз-үзен бүлгәли дә (әле районга карап аеру да бар бит), җанисәп вакытында: “Безне киметеп күрсәтәләр!” – дип чаң сугарга тотына, башкаларны мәкерлелектә гаепли. Татарның мәңгелек бәласе инде бу.
... Ә шулай да милләттәшләрне югалтасы килми.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|