поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.04.2021 Җәмгыять

Ветераннарга акчалата ярдәм күрсәтеләчәкме?

Без кабат Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәбез, сугыш ветераннарына бүләкләр әзерлибез. Мөгаен, бүгенге вазгыятьтә аларны иң кызыксындырганы – Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда кул куйган 186 нчы боерык нигезендә ел саен бирелә торган акчалата ярдәмдер. Әйтергә кирәк, мондый ярдәмнең күләме быел да үзгәрмәде: 10 мең сум тәшкил итә.

Бу җәһәттән кайберәүләрнең, быел аз бирәләр икән, дип борчылуларын да ишетергә туры килә. Шул уңайдан аңлатма биреп китәбез. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү йөзеннән Россия Президенты аерым боерык чыгарган иде. Шуның нигезендә сугыш ветераннарына – 75әр мең сум, тыл ветераннарына 50шәр мең сум акча бирелде. Бу алдагы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел Ил башлыгы 186 нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде әйтүен. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк.
 
9 Майга кадәр әлеге ярдәмне алу тәртибенең шартлары да бар. Бу исемлеккә керер өчен сугыш ветераны беренче чиратта Россия гражданины булырга тиеш. Чит ил кешеләренә, хәтта Россиядә яшәсәләр дә, гражданлык булмаса, бу ярдәм күрсәтелми. Бары тик Балтыйк буе илләре – Эстония, Литва, Латвиядә яшәүчеләргә генә искәрмә ясала. Бу очракта Россиядә яки шушы республиканың берсендә яшәсәләр, алардан Россия гражданины булу таләп ителми. Тик алар үзләрендә яки чит ил дәүләтләре территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә, тылдагы операцияләрдә катнашканлыкларын гамәлгә кертелгән махсус таныклык ярдәмендә дәлилләргә тиеш. Сугыш вакытында тылда эшләгән яки басып алынган территориядә яшәгән өчен генә акча бирелми. Бу искәрмә башка элеккеге совет республикаларына кагылмый. Әмма алар үз регионнарында гамәлгә куелган түләүләргә исәп тота алалар.
 
Россиядә дә федераль ярдәмнән тыш, өстәмә түләүләр кертүче төбәкләр бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча тәгаенләнә. Башкаланы саклауда катнашучылар – 15әр мең сум, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак. Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Ханты-Манси автоном округында каралган. Безнең укучыларыбыз да бу хакта бик кызыксына, өметләнә, әмма, ни кызганыч, Татарстанда әлегә бу хакта бернинди яңалык та юк.
 
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:
 
– Республикада Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган түләү 749 ветеранга билгеләнгән. Шуларның 167се – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 582се – Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләүне алыр өчен  гариза язарга кирәкми. Ул Россия Пенсия фондының территориаль органнарында булган документларга нигезләнеп билгеләнә. Бу сумма картага, банк счетына күчереләчәк, ә пенсияне акчалата алучыларга апрель яки май айлары пенсиясе белән бергә  өйгә китереп бирәчәкләр.
 
Бөек Ватан сугышында катнашучы башка төр пенсияләр алган очракта, аңа бу өстәмәне Пенсия фонды түли.
Хәрби пенсия алган очракта, Хәрби комиссариатның, Эчке эшләр министрлыгының яки башка берәр башкарма органның пенсия бүлекчәсе билгели.
Балтыйк буе республикаларында яшәүче ветераннарга бу түләүне Россия илчелеге тормышка ашыра.
10 мең сумлык өстәмәгә салым салынмый.
Әфганстанда һәм башка илләрдәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга бу акча бирелми, чөнки алар күтәренке пенсия һәм айлык өстәмәләр белән тәэмин ителгән.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»