|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2021 Җәмгыять
Болай да яшәп була икән!..Бик күпләр миннән, Штатларда булып кайткан саен, андагы тормыш, яшәү үзенчәлекләре, проблемалары турында кызыксынып сораша. Һәрберсенә кабат-кабат һаман шул бер нәрсәне сөйләү ардыра, ялыктыра, туйдыра башлый. Миндә шундый сорау туды: ник соң, барлык кызыксындырган нәрсәләр хакында кыскача гына язмыйм икән?! Шул максаттан чыгып, инде берничә мәкалә язылды. Укыганнар күбесе, аптырап: “Бу турыда бер дә сөйләгәнең булмады, бик күп кызыклы нәрсәләр белдек, әллә кайчан шулай бәян итәсең калган”, — диләр. Әйе, сөйләгәндә әле бер, әле икенче темага сикереп, эзлеклелек югала, әйтәсе килгән фикер төшеп кала шул.
Биредәге тормыш Русиядәгедән бик нык аерыла, әлбәттә. Хәзер инде бөтенесе дөньяны айкап, кая гына йөрми, кайсы илгә генә ял итәргә бармый. Әмма ләкин, андый сәяхәт икенче карашка ия. Биредә яшәгән кешеләр белән аралашып, аларның тормышында кайнамыйча торып, гомумхалык мәнфәгатьләрен күрү, гадәтләренә төшенү, уй-кичерешләрен аңлау мөмкин түгел. Шушында уздырган һәрбер көн ниндидер кызыклы яңалык алып килә, көтелмәгән мәгьлүмат белән тула. Бүтәннәр белән дә әзме-күпме бүлешәсем килүдән туды да инде алдагы мәкаләләр.
Кеше бит гомер буе үзенә яхшырак, уңайлырак, үз буыны өчен куркынычсызрак булган шартлар тудырырга тырышып, яңа җирләргә, башка өлкәләргә, чит илләргә китеп урнашкан. Элегрәк иммигрантларны иленә, халкына хыянәт итүче, сатлыкҗан итеп күрсәләр, хәзер бу гадәти күренеш!
Үзебезнең нәселгә, туганнарга, дусларга гына кагылсак та арабыздагы күпме кеше тормышын чит ил белән бәйләгән.
Бабакайның абыйсы бик укымышлы кеше була. Ул, балаларына төпле белем бирү турында уйлап, якты киләчәген кайгыртып, сугыштан соң гаиләсен Төркиягә алып китә. Әнкәйнең туганнан туган сеңлесенең малае — медицина фәннәре докторы, Америка Кушма Штатларын яшәү һәм эшләү өчен кулайрак күреп, шунда күченә. Аларның берсе дә Русиягә кире әйләнеп кайтмый!
Бабакайның туганы башлаган күченеп китү “чире” күпләребезгә кагылды. Бертуган сеңлем Италиягә эшкә киткән җирдән, кияүгә чыгып, шунда төпләнде. Кызыбызны Штатларга практикага җибәргәннәр иде, анда укуны, яшәүне сайлап: “Унҗиде ел рәхәттә интегәм”, — дип көлә хәзер. Икенче сеңлемнең кызы да Нью-Йоркта практикада булганнан соң, кире кайтмауны хуп күрде. Кодагый Грециядә яшәп ята. Гаилә дусларыбызның зур кызлары эшкә килгәч, бәхетен шушында табып, Орландода торып калды. Якыннарыбызның кызлары икесе дә Төркиядә укып чыгып, шунда эшлиләр.
Ә бит алар берсе дә кемнеңдер чакыруы, кайсыныңдыр чит ил тормышын мактавы аркасында китмәгән. Һәркайсы төрле вакытта, үз теләге белән, үз максатын күздә тотып ясаган әлеге авыр адымын. Бу әле безнең әйләнә-тирә генә! Ә тирәнрәк казып, эчкәрәк кереп, күзеңне ачсаң — бөтен дөнья туздырылган кырмыска оясын хәтерләтә. Барысы да каядыр чаба, ашкына, бәргәләнә, күченә, үзгәртә: җанына җылы мохит, дөрес фикерләү өчен башына тыныч урын эзли. Күбесе аны таба һәм, ниһаять, җан белән тән арасында гармония урнаша.
Миңа иң күп бирелгән сорауларның берсе: “Ни өчен Флорида? Ник биредә руслар күбрәк?” Миңа калса, Русиядән бирегә практикага җибәрелгән яшьләр арасыннан меңнән бере генә кире әйләнеп кайтадыр кебек. Тиккә генә Орландода рус телен төпле өйрәтүче Академия, рус балалары өчен гамәли математика мәктәбе, балет, хореография, театр студиясе, хәтта А һәм Б категорияләренә рус телендә укытучы Тракдрайверлар мәктәбе эшләп ятмыйдыр. Махсус ачылган зур рус супермаркетының сату әйләнешендә безнең азык-төлекнең барлык төрен һәм ассортиментын күрү соклану хисе уята. Башкорт балы белән татар чәкчәгенә кадәр бар!
Орландодан дүрт сәгатьлек кенә ераклыктагы Майамидагы Санни Айлс Бич (Sunny Isles Beach) районына килеп эләккәч, гомумән, үзеңне Русиядә йөргәндәй хис итәсең. Бар да рәхәтләнеп үз телендә аралаша! Атлантик океан буенда урнашкан бу искиткеч гүзәл урынны, юкка гына “рус районы” дип атамый торганнардыр инде. Ел әйләнәсе кыздырган кояш, дымлы, җылы, уңай шартлар тудыручы тропик климат һәм искитмәле үсемлекләр, арзанлы яшелчә, җиләк-җимеш белән тулы гипермаркетлар, кырмыска балга җыелгандай, барысын да тартып тора. Әлеге гаҗәеп табигатьне, илаһи хозурлыкны бер тапкыр күргән кешегә бу оҗмахны ташлап китү бик авыр! Бирегә күбесенең ни өчен гаиләләре белән күченеп килүен мин хәзер аңлыйм, чөнки монда үзәк өзгеч салкын карлы кышлар, туктамыйча атналар буе койган яңгыр, кара сазлы, кызыл балчыклы пычрак җир юк.
Минем Америка турында язуымның асылы: мондагы тормыш үзенчәлекләрен, халыкның яшәү рәвешен, сыйфатын, бәясен бүтәннәргә күрсәтү, мәгълүмат бүлешү. Берүк пропагандалау дип уйлый күрмәгез, зинһар! Һәр кешенең үзе сайлаган утравы, көймәсе бар һәм ул анда үзен уңайлы сизә икән, бу аның теләге. Ул болардан канәгать икән, бик яхшы! Ә менә кайберәүләр искиткеч кысырык дөньядан һәм тишелеп беткән, җиде ямаулы көймәдән туеп, аны яхшыракка алыштырырга тели һәм ул моңа хокуклы. Андыйларга каршы барып булмый, алар икенче калыптан. Мин үзем әле һаман ияләнеп бетә алмыйм биредәге иркен, рәхәт, матур тормышка. Аңа ияләнү мөмкин түгел! Аның өчен күп еллар биредә яшәп, аларча уйлап, аларның законнары буенча барлык таләпләренә туры килү! Минем хәзерге халәт — болай да яшәп була икән дип аптырап йөрү! Максатым — ике илнең төрле яшәешен чагыштыру һәм башкаларга да җиткерү.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Флорида штаты, Орландо шәһәре
--- |
Иң күп укылган
|