поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.04.2021 Мәдәният

XV “Нәүрүз” театр фестиваленең программасы игълан ителде

ТР мәдәният министрлыгында Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Конференциядә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, “Нәүрүз” фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов катнашты.

2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Фестиваль программасында Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таджикистан һәм Россиянең милли республикаларыннан 25 театр катнаша.

“Узган елгы “Нәүрүз” фестивале Башкортостан республикасы мәдәниятенә багышланган булса, быел фестиваль заман төрки халыклары театр сәнгатен яктырта. Фестивальдә Хакасиядән ике театр, Алтай һәм Тыва театрлары катнаша. Фестиваль репертуары күптөрлелеге белән аерылып тора: монда бөтендөнья классикасы да, этник мәсәлләр дә, заман дараматургиясе дә бар. Фестивальдә барлыгы 500дән артык кеше катнашачак,”- дип сөйләде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Фестевальне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән туган телләр һәм милләтләр елында үткәрү бик күркәм күренеш. Төрки халыкларының “Нәүрүз” театр фестивале – аралашу, ярышу мөмкинлеге генә түгел, ә тамырларыбызга мөрәҗәгать итү, төрки халыкларының бөтен театр оешмалары өчен дә актуаль булган уртак приципларны барлау», - дип ассызыклады ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 6 театраль мәйдәнында тәкъдим ителә: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры, Кариев театры. Спектакльләр, шулай ук, Кабан күле яры буенда да уйналачак. Билетларны кассалардан, театр сайтларыннан һәм билет таратучылардан сатып алырга мөмкин.

Фестивальне оештыручылар: “Мәдәният” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлекләре ярдәме белән; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.


---
Камал театры
№ --- | 08.04.2021
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»