поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.04.2021 Җәмгыять

11 яшьлек бала ресторан ачкан

Лондонда яшәүче 12 яшьлек Омари МакКуин дөньяда иң яшь ресторатор булган һәм кулинария буенча китап язган. Дислексия (уку һәм яза белү сәләтенең бозылуы) аркасында 7 яшендә үк мәктәп укытучылары малайга кул селтәгән. Еллар үтү белән хәлләр тагы да кискенләшкән һәм 5 сыйныфта укыган чагында Омарины әтисе мәктәптән өйдә белем алу режимына күчергән.

Шулай да малайның гаиләсе бу хәлгә әллә ни борчылмаган, чөнки аның хоббие булган. Әти-әнисе улларының яраткан шөгыле аны ач калдырмас дип ышанган. Омари кечкенәдән пешеренергә яраткан. Малай яшьтән үк плитә яныннан китмәгән: әнисе еш чирләгән, әтисе аны дәвалар өчен акча эшләгән, эштән арып-талып кайткач, ашарга пешермәс өчен, ул улына иң гади ризыклар пешерергә  өйрәткән. Омари мавыгып киткән һәм көн саен гаиләсенә туендырган. Тиздән әтисе аңа рецептлар китаплары сатып ала башлаган. Соңыннан малаен үзаллы кулинария техникумына укырга керергә әзерләргә карар кылган.
 
Амбицияле үсмер YouTube-та үзенә канал булдырган һәм интернетта танылган. Омариның ике кумиры  бар – шеф-повар Гордон Рамзи һәм  актер Чедвик Боузман. Актер кумирына карап, Омари беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә өйрәнгән.
 
11 яшендә британияле үсмер, бар батырчылыгын җыеп,  Лондондагы фудмолл директорына ресторан ачарга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Аңа бер атнага ресторан ачып, аренда бәясе түләмәскә мөмкинлек биргәннәр. Шулай итеп, ул дөньяда иң яшь ресторатор булган. Үсмер шеф-повар Кариб аш-суының вегетариан ризыкларын әзерләгән.
 
Быел мартта Омари тәүге кулинария китабын чыгарган һәм монда гына туктап калырга җыенмый.  Малай сүзләренчә, һәркем ашарга пешерергә өйрәнә ала: иң башта ул хәтта макарон да пешерә белмәгән.
Бүгенге көндә  Омари  CBBC каналында кулинария буенча телешоу алып бара.
 
Омари күп кенә акча эшләргә һәм ул акчаларны  авыру ата-аналарын карарга дучар балаларга тотынырга хыяллана.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: пиксабай

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 06.04.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»