|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Ильвина: "Мин сөяркә булып чыгаммы?"Тамашачылары Ильвинага инстаграмда кызыклы сорау биргәннәр. “Берәр кешенең сөяркәсе булганыгыз бар идеме?” - дигән алар. Җырчы аларга болай дип җавап кайтарган: “Сөяркә – ул өйләнгән ир белән романтик мөнәсәбәтләрдә булган хатын-кыз. Мин беркайчан да өйләнгән кеше белән очрашмадым. Ә Википедия аңлатуынча, сөяркә – ул ир кеше белән язылышмыйча мөнәсәбәттә торучы хатын-кыз. Хәзерге вакытта мин язылышмыйча гына мөнәсәбәттә торам. Шулай булгач, мин кем булып чыгам соң?”
--- |
Иң күп укылган
|