|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Уфада билгесез ерткыч эзләренә тап булганнарУфа районының Чернолес поселогында яшәүчеләр үзләренең йорт яны участогы янында куркыныч ерткыч эзләре күргән. Урындагы халык бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Чернолес бистәсендә яшәүче бер хатын чаңгыда шуганда йортлардан ерак түгел генә аю эзләре күргән. Хәбәр ителгәнчә, ерткыч йорт капкасы янынан кыр буйлап узган.
Шул ук вакытта, Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә бу урыннарда аюлар яшәмәвен хәбәр иттеләр. Бу эзләрнең этләрнеке яисә кышкы йокыдан уянган бурсыкларныкы булырга мөмкинлеге турында әйтә.
Шулай да, аю белән бурсык эзен бутап булмый бит... Әлегә бу эзләрнең кемнеке булуы турындагы сорау ачык кала.
Фото: proufu.ru
--- |
Иң күп укылган
|