|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2021 Фаҗига
Яшел Үзәндә шартлау вакытында үлгән кеше ветеран булып чыккан. Ул үз-үзенә кул салганмы?Яшел Үзәндә газ шартлаганда һәлак булучы кеше ветеран булып чыккан. Ул Горький исемендәге Яшел Үзән заводында эшләгән булган. Үзе генә көн күргән пенсионерга 85 яшь чамасы булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәзерге вакытта фаҗига урынында коткаручылар "Татинвестгражданпроект" вәкилләрен көтә. Урында тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Шаһитлар сөйләвенчә, ир-атның күптән түгел генә хатыны үлгән. Ул күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булган, аны "Миша абый" дип йөрткәннәр. таныш-белешләре пенсионерның үз-үзенә кул салу версиясен кире кага. беренче фаразлар буенча, ул игътибарсызлык аркасында газны ачык калдырган булырга мөмкин. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|