поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2021 Фаҗига

Татарстанда янгын чыгып берсеннән-берсе кечкенә биш балалы гаилә урамда калган (ФОТО)

Бәла сорап йөрми. Иске Тахталы авылында яшәүче күп балалы Ирдинкиннар гаиләсенә дә каза көтмәгәндә килә. Бу атнаның дүшәмбесендә көпә-көндез аларның өе янып китә. Авыл читендәге йортка ут иртәнге сәгать тугыз тирәсендә каба. Ялкын телләре кечерәк кенә иске агач өйне санаулы вакыт эчендә юк итә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитсә дә, торакны саклап калу инде мөмкин булмый.

– Ут электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында чыккан. Өйдә ике җылыткыч мич кабызылган булган. Электр чыбыклары бик иске, алар мондый нагрузканы күтәрә алмаган, – дип аңлатты ут-күзнең сәбәбен Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов.
 
Аның әйтүенчә, өйдә автоном янгын хәбәрчеләре дә урнаштырылган була. Төтен чыгуга алар “телгә килә”. “Әмма бу вакытта өйдә кеше булмаганлыктан, хәвеф турында хәбәрне ишетүче булмый”, – ди баш инспектор.
 
Бәхеткә, янгында кешеләр зыян күрмәгән. Иртән балаларның зурракларын мәктәпкә, бәләкәйләрен балалар бакчасына илткән булалар. Ир белән хатын да өйдә булмый.
 
Үзләренең исән-сау булулары сөенеч, билгеле. Әмма ишле гаилә йортсыз-җирсез, бернәрсәсез калды. Балалар да берсеннән-берсе кечкенә.
 
 
– Әлегә сабыйларны авылдагы туганнары үзләренә сыендырды. Алар балаларны карыйлар, кайгырталар. Авыл халкы да булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Шулай да гаилә бүген гаять авыр хәлдә. Ут бит бернине дә аямый, олылар да, балалар да өсләрендәге бер кат кием белән калды. Гаилә башлыгы Олег Ирдинкин бик тырыш, булдыклы ир. Берничә ел элек ул үз көче белән зур яңа йорт сала башлаган иде. Әмма ул әле өлгереп җитмәгән. Өй төзеп чыгу өчен шактый матди чыгымнар кирәк бит, – ди Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рушания Хәбибуллина.
 
 
Гомер-гомергә шулай килгән инде: бездә халык бәлагә таручыларны ялгыз калдырмый, хәзинәдә барын бүлешә, мөмкин булганча булышлык күрсәтә, авыр хәлдә калучыларга аякка басарга ярдәм итә. Бу очракта да райондашларыбыз янгыннан зыян күргән ишле гаиләнең язмышына битараф калмастыр. Ут-күз йортсыз-җирсез калдырган Ирдинкиннарга тормыш итү өчен бүген бөтен нәрсә кирәк.
 
Балаларга кием-салым белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, гаиләдәге олы малай Радик 14 яшьтә, Димага 10 яшь, Даяна – 8, Милана – 6, Ульяна 2 яшьтә.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.03.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»