поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
16.03.2021 Җәмгыять

95 яшьтә чемоданын кыстырып, ике көн поездда юл үтеп, туган авылына кайтып төшкән

Инде берничә ел авылыбызда 9 Май бәйрәмен ветераннарсыз каршыладык. Бер бөртек тә калмады алар. Бәйрәмнең дә яме китте. Геройларсыз, коры нотык сөйләп кенә Җиңү көнен бәйрәм итү зерә дә күңелсез икән ул. Ә 75 еллык юбилей, гомумән, онлайн узды.

Сугышның тере шаһитләре үлеп бетте дип моңаеп йөргән көннәрдә Яңа Карамалы авылына 95 яшьлек ветеран кайтып төшмәсенме! Дөрес, яу эченә кермәгән ул, ә техник-механик булып Як-7, Як-9 реактив двигательле самолетларны сугышка әзерләгән. Бер сүз белән әйткәндә, авиация кешесе.
 
1924 елда минем туган авылым Иске Карамалыда бала-чага янгын чыгарып, 50 хуҗалык көлгә кала. Шуннан соң урманга таба дүрт чакрым ераклыкта яңа авылга нигез салына. Менә шул Яңа Карамалыда 1925 елда туган балаларның берсе була Кыям Низам улы Низамов. 18 яшендә – 1943 елның 1 гыйнварында сугышка чакырыла. Башта механик-мотористлар әзерләүче курсларда укыталар, аннан исә Мәскәү астындагы Люберцы аэродромына очучыларны сугышка әзерләүче техник состав хезмәткәре итеп билгелиләр. 1948 елга кадәр техник-механик булып шунда хезмәт итә. Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәренә эшкә билгеләнгәч, Азов диңгезе ярларында яңа тормыш башлана. Старшина Кыям Низамов рус кызы Антонинаны очратып гаилә кора.
 
Яңа Карамалы минем өчен күрше авыл гына түгел, ә әнинең туган авылы. Анда имам-хатыйб булып Хисаметдин абый – язмам героеның төпчек энесе эшли. Күләмле сәдакаларымны мин шул бер урамлы авыл мәчетенә бирәм. Бу юлы ике куянның койрыгын берьюлы тотарга – Кыям бабай белән дә күрешергә җай чыкты.
 
Узган ел бөтенесен шаккатырып: “Минем соңгы елларымны туган авылымда яшәп бетерәсем килә”, – дип хәбәр бирә дә, тып итеп Таганрогтан кайтып төшә ул. Җәмәгате 17 ел элек вафат, бердәнбер улы да фаҗигале рәвештә дөньядан киткән. Гомер буе җыйган малын оныгына калдырган. Болай да ел саен авылга кайтып йөргән кеше ул.
 
2020 елда Яңа Карамалы 95 еллыгын бәйрәм итте. Авыл белән бер яшьтә алар икәү генә – Шәрипҗамал әби һәм Кыям бабай.
 
Бу юлы инде кунакка гына түгел, ә яшәргә кайткан бертуганына Хисаметдин мулла аерым керешле бүлмә ясый. Гомере буе хәрби булган, 43 яшендә запаска чыккан һәм пенсиягә кадәр хәрби заводта көч түккән Кыям абыйсының боерыгы шундый. Кадер-хөрмәттә яшәтәләр аны. Аңа 95 яшьне дә бирмәссең дә әле. Гимнастеркасын киеп, медальләрен тагып каршы алды ул. Гомере буе хәрби булгач, вакытында торып, тиешле сәгатьтә йокларга ятып, эшен төгәл башкарырга өйрәнгән.
 
Яшь чагында йөргән кызлары да күп булган икән. Шуларның берсе – безнең туганыбыз Гаширә абыстай. Моннан берничә ел элек, әле әбиебез исән чагында, җәен кунакка кайткан Кыям бабай әбиләргә килеп керә. Өс-башы ялт иткән, аякларында ялтыравыклы ботинкалар. 90 яшьтә димәссең дә. Ике арада мондый сөйләшү булып ала.
 
– Исәнмесез!
 
– Исән әле!
 
– Танымадыгыз?
 
– Юк шул. Кем дияргә дә белмим.
 
– Яшь чагында егетләрең бар идеме?
 
– Булмаска! Гали, Вәли, тагын берсе Кыям, зерә дә кылтык-кылчык нәрсә!
 
– Соң шул Кыям мин бит инде ул!
 
Озак еллардан соң шулай күрешәләр алар.
 
Кыям Низамовның хәтер капчыгы яшьләр сокланырлык. Ул барысын да хәтерли. Әмма кайвакытта туган авылындамы ул, яисә Таганрогтамы дип кенә буталып ала. Гомере шунда үткән, Яңа Карамалыдан исә 18 яшендә үк чыгып киткән. Буталмас җиреңнән буталырсың монда. Ләкин фактларны төгәл белеп сөйләшә. Русчасы да чатнап тора, гомере буе читтә яшәсә дә, татар телендә сөйләшүе дә менә дигән.
 
Әллә кемнәр читтә яшәп, гомере буе туган авылын сагынып, бер дә кайта алмыйча бакыйлыкка күчәләр, мәңгегә шунда ятып калалар. Бик батырлары гына 95 яшьтә чемоданын кыстырып, ике көн поездда юл үтеп, туган авылына кайтып төшә аладыр ул.
 
Язмамны матур уйлар белән укыгыз, героема күз тиярлек булмасын. Быелгы Җиңү бәйрәменең бизәге генә булса ярар иде Каюм бабай!
 
 

Гөлназ ШӘМСИ, Мөслим
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.03.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»