|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2010 Мәдәният
ҖЫРНЫҢ ЕРТЫГЫ БАРКоммунистлар тыйган "Туган тел", Туган ил", “Жомга"лар арасында"Уракчы кыз" ның да булуына сәерсендем ("Шәһри Казан" газетасында язылган “Гөнаhлы" җырлар исемлегендә күрдем). Ә бүген исә рөхсәт дип, теләсә нәрсә "җырулыйлар". Җырлыйлар дияргә телем әйләнми. Чөнки моның белән телебезне бозып кына калмыйлар, аны мәсхәрәлиләр! Миндә ертык җырга мисаллар җитәрлек. “Синең исмең” дип, хәрефләр экономиялибез. Юк хәлне бар итеп: “Гомерләр сулардай сыман ага икән" дип моңаябыз. Һәм “кәккүк оя корган” дип, могҗиза чыгарабыз. Югыйсә кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә дибез үзебез...
“Атнакичкә ни булган, атнакичтә ай тулган...” дип җырулый З.Шәрифуллина. Югыйсә халкыбыз: “Атнакичкә ни булган, җомга көнне ай туган..." дип җырлый. Ә җырчыбыз җомга туган атнакичнең ни җитешсезлеге бар кебегрәк фикер сала, икенчедән, бер җөмләдә ике бер үк сүз – тавтология!..
Телебезне мәсхәрәләү "пәрәвез"гә дә күчеп бара... Җырлар, җырчылар исемнәрен төрлечә бозып язуны кем төзәтер?
Мәсәлән “vkontakte”да Резидә Шәрәфиеваны 17гә төрләндергәннәр: Резида, Ризеда, Резеда... Шунда ук аның “Бер тоттырып карадың” җыры “балкый”... Җырның безнеңчә “бер тутырып карадың” дигән исемен кемдер аңламаганмы, әллә юри мыскыл иткәнме.
Компьютерда утыручылар интернеттагы җырларыбызны барлап, исемнәрен дөресләп куя алса, бу “җан авазым”а җавап, милләтебезгә изге хезмәт булыр иде.
Мин җырларыбызга мөкиббән кеше. Шактыен беләм. Сүзләрен бозуга бик борчылам. Телебезгә терәк җыр гына калды. Ул бозу-ялгышлар аерым табын-мәҗлестә түгел, эфирга чыга бит. Телебезне хәтта Татарстан радиосы да боза: көн саен яңгырый торган “урны белән”, “Татарстан буенча”, “юеш кар” кебек сүз кәлҗемәләре бихисап.
Әле бер көн эфирда бер тел профессорыбызны тоткан идем: “Без русча уйлыйбыз бит...” дип шаккатырды...
Яр Чаллы шәһәре.
АНУРБИК БАБАЙ |
Иң күп укылган
|