|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2021 Милләт
«Питер Татар» ҮouTube каналы милли киемгә багышланган туры эфир уздыраБүген 15.00 сәгатьтә «Питер Татар» YouTube-каналы туры эфирында «Алтын Хәситә: Империя стилендәге мирас һәм костюмның башка тарихлары» дигән темага лекция була. Милли бизәкләр һәм символика дөньясына сәяхәтне «International fashion» Халыкара милли кием дизайнерлары бәйгесенең (2009-2015) оештыру комитеты җитәкчесе, «Волга fashion week» фешн-күрсәтү чарасы (2017-2019) жюри әгъзасы, «Алтын Хәситә» Халыкара проекты (2020) остазлары җитәкчесе Римма Кашапова уздыра. Лекциягә килгән кунаклар империя стиленең нәрсә икәнлеген, милли костюмның язмышы ничек формалашуын, бүгенге көндә аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген беләчәк. Шулай ук футболкаларда еш очрый торган бизәкләр хакында да сүз барачак. Алар җәмгыятьтәге кәефне, милли кием кию, кешенең мәдәният һәм халыкка якын булу теләген турыдан-туры чагылдыра. Римма Кашапова быелның февралендә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә булып кайткан, анда профессор Роберт Әлмиевтән күп кенә кызыклы яңа фактлар белгән, ул аларны лекциягә килгән кунакларга сөйләргә әзер, ди оештыручылар. Эфирның модераторы: журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәтифә Гайнетдинова @katifa.mir Әлеге эфирны https://us02web.zoom.us/j/84068237455?pwd=YzNzbkRaSXQyZG56MFhncXFjSWN3UT09 ссылтамасы буенча кереп тыңлап булачак.
--- |
Иң күп укылган
|