поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.03.2021 Язмыш

"Якын дустымның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни"

“Мин Әлмәттән”, – дип сүз башлады юлдашым вокзалда поезд көтеп утырганда. Шулай танышып, бер-беребез турында шактый мәгълүмат белгәч, ул тәмам ачылып китте һәм син мине белмисең, мин сине беренче күрәм, эчемне тырнап торган серемне сиңа чишим әле дип, түбәндәгы кыйссаны сөйләде.

– Без Әлмәттә яшибез, ә шәһәр читендә бакчабыз бар. Бер елны безнең бакчага килә торган су торбасы җиргә күмелгән урыныннан тишелгән дә, без сусыз калдык. Бакча рәисе Габдулла абый больницага кергән иде. Минем нефтьчеләргә су ташый торган машинада эшләгән чак. Төнге сменада да эшлибез.
 
Нефтьчеләрдән бик зур су савыты алып кайтып куйдым. Краны гына юк, суны урындыкка басып өстән саласы. Үзебезнең савытларны, күршеләрнекен дә су белән тутырып кына тордым. Беркөнне кичке җиделәр тирәсендә бакчага су алып килеп, шланглар сузып маташканда: “Коткарыгыз”, – дигән тавыш ишеттем.
 
Арттагы күршебез Настя, су алып маташканда, безнең зур чанга төшеп киткән һәм көндезге өчтән бирле шунда утырган икән. Аны тартып чыгаргач, гөнаһка керүемне сизми дә калдым. Күршем үзе дә карышмады. Шуннан хатын күзенә ничек күренермен, Настяның иренә ничек карармын дип, бөтен тынычлыгым бетте. Настяның ире – иң якын дустым, армиядә өч ел бергә хезмәт иттек, аннан кайткач та күп еллар бергә эшләдек.
 
Ул бик ярдәмчел, юмарт, дуслыкның кадерен белә, төн уртасында ярдәмгә чакырсаң да килеп җитә торган кеше. Аның белән очрашсак, сөйләшеп туя алмыйбыз, армия хәлләрен искә төшерәбез. Инде ул хатыны белән хыянәт итүебезне сизсә, минем битемә төкерер дип үземне эчтән кимердем. Хатынның күзенә карарга кыймый йөрдем.
 
Боегып калуымны сизеп, хатын: “Әллә чирлисеңме?” – дип сорап куйды. Бер атна шулай миңгерәүләнеп йөрдем. Чираттагы тапкыр бакчага баргач, Настя мине үзләренә чакырып кертте, табын корды. Шуннан без аның белән җае килгән саен очраша башладык. Настяны күрәсе килү теләге намусымны таптап алга чыкты, гел очрашасы гына килеп тора үзе белән.
 
Кайбер ирләр гаиләләрен менә шулай аңнары томаланганга ташлап китә икән.   Бу гөнаһлы мавыгу нәрсә белән беткән булыр иде, белмим, Настяларның уллары Казанга укырга кергәч, алар шунда күченеп киттеләр. Бик озак юксынып йөрдем үзен, көчкә оныта алдым. Минем урында дустым Николай булса, алай оятсызланмас иде дип уйлыйм.
 
Шайтан коткысына бирелеп, вакытлыча ләззәткә алданып, аның хатынына кул сузуым өчен җаным әрни. Сиңа сөйләгәч, җиңелрәк булып китте. Үзеңне-үзең гафу итеп булмый икән...
 
                                               Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт 
 
ФОто: lyndahinkle.com
 
 

Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 02.03.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»