|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2021 Хәвеф-хәтәр
Бала һаман комада...28 февральдә 13 яшьлек Ефимны Башкортстанның Республика клиник балалар дәваханәсенә китерделәр, дип хәбәр иттеләр Ufa1.ru журналистлары аның әнисенә сылтама белән. Бала бер ай Бакалыдагы көрәш турнирыннан соң комада ятты. Зыян күргән малайның әнисе аны реанимобильдә алып килүләре турында сөйләгән, Ефим элеккечә аңсыз ята. Бала яткан район дәваханәсендә МРТ-аппарат булмаган. Ефимның хәле авыр булу сәбәпле, аны элегрәк башкалага күчерүдән баш тартканнар.
Исегезгә төшерәбез, бу хәл 30 гыйнвар көнне Бакалы авылында спорт мәктәбендә булган иде. Тикшерү комитеты тикшерү башлаган инде, эшкә прокуратура да кушылган. Ике ведомство да ярышлар вакытында оештыручыларның ни дәрәҗәдә хәвефсезлек шартлар тудыруын ачыклый.
Моннан тыш, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы мәддә буенча полиция органнары җинаять эше кузгаткан.
Фото: info-food.ru
--- |
Иң күп укылган
|