поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.06.2008 Сәясәт

САЙЛАРГАМЫ, САЙЛАТЫРГАМЫ?

Минтимер Шәймиев, төбәк җитәкчеләрен Мәскәүдә билгеләү дөрес түгел, аларны халык үзе сайларга тиеш, дигәч, кабат кузгалган бәхәсләр хәтта "Бердәм Россия" партиясен дә икегә бүлде. Чынлыкта Татарстан Президенты бернинди дә яңа тәкъдим белдермәде. Төбәк җитәкчеләре җирле халык тарафыннан сайлана, дигән норма илнең төп законында сакланып килә, аны беркем дә юкка чыгармады. Беслан фаҗигасеннән соң гына Владимир Путин аны вакытлыча туктатып торырга җай тапты. Хәзер исә "вакытлыча" дигәннәренең дә ахыры җитте. Телевизордан безгә илдә искиткеч тәртип урнаштырылганын сөенеп хәбәр итәләр. Димәк, шушы демократик норманы да кире гамәлгә кайтару мәслихәт. Президент Дмитрий Медведевка бу мәсьәләдә шактый гына баш ватарга да туры киләчәк. Ник дигәндә, халыктан сайлатуны һәм Мәскәүдә билгеләүне чагыштырганда, аларның берсе – тәгаен дөрес, икенчесе исә һич тә дөрес түгел, дип төгәл генә бәя биреп булмый. Бу ике ысулның кимчелекләре дә, өстенлекләре дә шактый күренә.

Төбәк җитәкчеләрен Кремль кабинетларында сайлау – төбәкләрдәге башбаштаклыкка чик куюның бер чарасы ул. Халык әле үзенә лаеклы җитәкчеләр сайларга өйрәнмәде. Сәяси технологияләрне үзләштереп, халыкның тавышларын сатып алып, криминаль авторитетлар, идарә итү осталыгы, тәҗрибәсе булмаган артистлар, бөтенләй очраклы кешеләр губернатор дәрәҗәсенә ирешәләр. Еш кына андагы төбәк халкы, яңа сайлаулар җиткәнчегә кадәр, булдыксыз губернатор аркасында иза чигәргә мәҗбүр. Чөнки биек кәнәфигә бер менеп утырган җитәкчене аннан бәреп төшерү бик тә авыр. Судлар, хокук саклау органнары бәйсез булып бетә алмый, шуңа күрә җинаятьче губернаторларның хөкем ителү очраклары да бик сирәк. Күпчелек төбәк җитәкчеләре үзләрендәге мәгълүмат чараларын да, судларны да, көч структураларын да, сайлау комиссияләрен дә кулга төшерүгә ирешә. Шуңа күрә чираттагы сайлауларда ул губернаторлар кабат җиңеп чыга. Кайбер төбәкләрдә, милли республикаларда бер клан хакимиятне кулына төшерә дә, андагы вәзгыять монархияне хәтерләтә, коррупция чәчәк ата башлый. Мондый очракларда яңа кешеләрнең, намуслы, саф көчләрнең сайлану мөмкинлекләре юк дәрәҗәсендә. Әнә шундый төбәкләр өстеннән контрольне кулдан ычкындырмас өчен, Президентның губернаторларны теләгән вакытта билгели алуы, эштән җибәрүе үз төбәкләрендә сәяси вәзгыятьнең үзгәрүенә, хакимиятнең алмашуына ышанычын  югалткан халык өчен дә өмет уты кабынды. Ләкин...

Билгеләп куюның тискәре яклары да күп. Беренчедән, халык тарафыннан сайланган җитәкче, Мәскәү белән рәхәтләнеп сәяси бәхәсләр алып барганда, кәнәфие өчен курыкмый. Хәзер исә киресенчә. Нәтиҗәдә, демократия, фикер һәм сүз иреге кысыла. Икенчедән, Россия Президенты үзе никадәр гадел, намуслы, пакь күңелле булса да, аның һәр төбәктәге (ә алар бит Россиядә 80нән артып китә!) вәзгыятьне һәм андагы кешеләрне, өметле җитәкчеләрне белеп бетерүе мөмкин түгел. Кемне куярга, кемне алырга кирәклеген аңа администрациясендәге яраннары, федераль округлардагы вәкилләре киңәш итә. Димәк, төбәк җитәкчесе булырга теләгән кеше халкына түгел, ә Россия Президентына, аның хезмәтчеләренә ярарга тиеш. Бу исә коррупциягә, хөкүмәт даирәләрендәге әшнәлеккә, Кремльдә "келәм асты" интригаларына, кулуарлардагы сугышка китерә. Әлеге шартларда Кремльнең "дөрес" кешене сайлый белүе бик тә шикле. Ә ялгыш карары өчен Президент үзе гаепле булачак.

Ә ялгышуның берничә төре булырга мөмкин. Беренчесе: бер карак урынына башкасын утырту. Икенчесе: "хуҗалары" китү аркасында хәләл һәм хәрәм малларыннан мәхрүм ителүдән, хакимияттән баш кагудан курыккан җирле элита яңа җитәкче килүгә риза түгел. Бөтен кешегә дә ярый торган кандидат табылмаган очракта, төбәк эчендә яңа губернаторга каршы "салкын сугыш" башланырга мөмкин. Әнә бит Амур өлкәсендә нинди хәлләр булып ята. Ә урысның бер мәкалендә әйтелгәнчә, ике пан сугышканда, крестьянның маңгае җимерелә, ягъни мондый "сугыштан", иң беренче чиратта, халык зыян күрергә мөмкин.

Күпмилләтле, күпконфессияле Россиядә халыкны җитәкчеләрен үзенә сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итү милли җирлектә дә низаг тудырырга сәләтле. Әйтик, милли төбәкне чит милләт кешесе җитәкли башласа, аның милли үзаңны, телне, мәдәниятне саклап калуда бернинди гаме булмаска да мөмкин. Аны бит халык сайламады, димәк, ул халык алдында түгел, ә үзен билгеләгән Президент алдында гына җавап тота. Әйе, ТР белән РФ арасындагы вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәдә республикабызда бары тик ике дәүләт телен белгән кешенең генә Президент булу мөмкинлеге күрсәтелгән. Руслар арасында бу таләпкә җавап бирүчеләр азрак, татарлар арасында – күбрәк. Ләкин соңгылары арасында да маңкортлар бар. Ә маңкорт җитәкчедән Алла сакласын...

Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 123 | 21.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»