|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2021 Мәдәният
Бүген Казанда Роберт Галиевны соңгы юлга озаталарКазан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме бара. Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтә.
«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин.
Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.
Роберт Галиев туган авылы зиратына — Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|