поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
20.02.2021 Язмыш

"Бу хурлыкка чак түзеп, тизрәк чыгып китү ягын карадым..."

Шактый еллар очрашмагач, тәүдә аны танымадым диярлек, йөз чалымы таныш кебек булса да, кем икәнлеген искә төшерә алмаган идем, ул үзе баш кагып исәнләште. Һәрвакыт көләч йөзле, сүзгә аптырап калмый торган Гөлүсәне алыштырып куйганнар диярсең… Хәл-әхвәл сорашуымны өнәмичә, карашын автобус тәрәзәсенә төбәде. Гаҗәпләнүем көчле булса да, артык сүз куертуның урынсыз икәнлеген аңлап, мин дә тынып калдым.

Ә янымда утырган Хатын тукталышта төшеп калгач, Гөлүсә түзмәде: – Барасы юл ерак, бераз сөйләшеп алыйк, – дип яныма килеп утырды.
 
– Очрашмаганга да шактый еллар үткән. Ничек яшәп ятасыз? –  дип кызыксынды ул. – Ходайга шөкер, болай бары да әйбәт. Менә апамның хәлен белергә Яңавылга китеп  барам. Бераз сырхап тора әле, – дидем. – Синең малайлар да егет булгандыр инде, кайдалар, гаиләләре бармы? – дип гадәти сорауларны тезеп киттем. – Соңгы вакытта хәләлең Вәгыйзьне дә  очратканым юк…
 
– Алайса, син безнең хәлләрне бөтенләй ишетмәгәнсең икән. Бер ел элек иремне җирләдек бит. Соңгы  бер-ике елда «яшел елан» колына әйләнеп беткән иде, – диде әңгәмәдәшем авыр көрсенеп. – Пенсиясен алу белән тиенен дә калдырмый эчеп бетерә барды. Бу хәл кече улыбыз Эльмирны хөкем иткәннән соң аеруча ешайды.
 
– Ничек? Эльмир хокук бозып эләктемени?– дидем бик гаҗәп-ләнеп, чөнки улының мәктәптә яхшы  укуын, техникум тәмамлап, нефтьчеләрдә эшләп  йөрүен белә идем. – Күрәчәкне  күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Дустының туган көненнән кайтканда  бер кызның сумкасын тартып алып йөгергән. Анда акчасы да булмаган да соң. Шаяртып кына алдым, танышасым килгән иде дип аңлатып караса да, ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әтисе бу хурлыкны күтәрә алмады. Бакчага китеп туктаусыз эчә башлады… Ә бер баруыма җан тәслим кылган иде. Гөлүсә үзе сөйләде, үзенең күзләре тулы  мөлдерәмә яшь иде. Ана кешегә мондый халәттә булу  җиңел түгелдер… аның сөйләгәннәре берчә тетрәндерсә, икенче яктан ун- унбиш еллар элек булган вакыйганы исемә  төшерде. Сиксәненче еллар башында Гөлүсәләр ире белән икәүләп  Карман ГРЭС ында эшләделәр. Шәһәрдә алар алган фатир апамнар күршесендә иде. Гөлүсәнең  бик тә укымышлы, итагатьле, кечелекле  кайнанасы бар иде. Ул чакларда әле мәчетләр юк, ә барыбызның да хәер-сәдака биреп, вафат булган  якыннары-бызның рухын сөендерәсе килә, шуңа күрә бераз булса да  дога укый белә торган  карчыкларны эзли торган идек… Мәрхүмә апам да Гөлниса әби белән кибеттә танышкан. Әби, үзенең адресын әйтеп, кереп йөрергә кушкан. Апам моңа бик шатланган иде, әмма аның сөйләве буенча, бер керүендә Гөлниса әби күз яшьләре белән оныкларының, аеруча  Эльмирның, үзенә карата  кырыс-лыгы хакында әрнеп сөйләгән. – Хәергә кергән акчаларны тындырмый. Сораганын сорап, сорамаганын болай гына алып йома. Миңа акча жәл түгел, яман  гадәткә өйрәнер, дип куркам… Улыма әйтер идем, бигрәк кырыс холыклы, сугып баланы имгәтеп куюы бар. Киленгә әйтеп караган идем дә, «алса ни, сиңа акча нигә кирәк, барыбер әзергә яшисең ич» – дип кенә куйды… Берчак пәнҗешәмбе – мөсел-маннарның хәер-сәдака бирүне хуп күрә торган көнне – апам Гөлниса әбиләргә юл тота. Ишекләре ачык булганлыктан, кыңгырауга басмый гына фатирга керә. Апамның  дәшүе була, әбидән дә алда ун яшьләр тирәсендәге Эльмир бүлмәсеннән чәчрәп килеп чыга да апама: «Сез нишләп  кердегез, кем рөхсәт  итте?», – дип кычкыра башлый.  Әбисе аны туктатмакчы булып сүз  катуга: «Син тик кенә тор, бәлки ул карактыр», – дип җикеренә, гарчә апамны үзләрендә күп тапкырлар күргәне булса да. – Бу хурлыкка чак түзеп, хәеремне бирдем дә, тизрәк чыгып китү ягын карадым. Әлеге фатир  ишеге минем өчен мәңгегә ябылды, – дип апам әрнеп елаган иде. Мин Гөлүсәнең улы чыннан да карак булгандыр дигән уйдан еракмын, әмма дөнья куласа, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кешегә нидер әйтер алдыннан үзеңә шул сүзне ишеттерсәләр, ничек булыр дип  уйларга кирәк. Бәлки, Эльмир апама явызлык белән дә әйтмәгәндер, тик кызганычка каршы, олы кешене рәнҗетү аның  өчен эзсез үтмәгән. Яшь егет язмышына шундый сынау юктан гына төшкәнмени?!
 
Фото: http://pixabay.com
 

Фәзилә САДЫЙКОВА, Нефтекама шәһәре
Өмет
№ --- | 20.02.2021
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»