|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2010 Җәмгыять
БЕЗНЕ КЕМНӘР БОЛГАТМАКЧЫ?Мәскәүдәге мәчет төзелешенә каршы чыгу шаукымы соңгы көннәрдә сүрелә башлаган Лужков тирәсендәге шау-шуны да узып китте бугай. Югыйсә, күпмилләтле илдә яшәгәч, мондый гына аңлашылмаучанлыкларны колак яныннан үткәреп җибәрергә дә булыр иде дә бит. Юк шул. Кемнәргәдер моннан: “ислам белән православие арасында сугыш чыгарга тора”, – дип, зурдан кубып, сөрән салырга кирәк икән. Мәскәү тирәсе шәһәрләрендә төзелгән мәчетләрне яндырырга тырышу, мөселман зиратларын мыскыл итү кебек фактлар турында әледән-әле язылып тора. Нишлисең бит, кабахәтләрнең һәм имансызларның арабызда бетеп торганы юк. Андыйларны үз вакытында җавапка тартып барганда моның әлләни куркынычка әйләнәсе юк. Әмма шундый түбән җанлы бәндәләрне әллә ниткән демократик принциплар нигезендә якларга маташу һәм аларның шул гамәлләрен батырлык дәрәҗәсенә күтәрү уйланырга мәҗбүр итеп кенә калмыйча, күңелгә шом да сала. Ни хикмәт, андыйлар Интернетта гына дошманлык чәчеп калмыйлар, ә басма матбугатка һәм телевидениегә дә үтеп керәләр. Димәк, кемнәргәдер безне чәкәләштерү бик тә кирәк.
Мәскәүдәге яңа мәчет төзелеше белән дә шулай булды. Башта без бер дуамал шовинистның, Россия – урыслар өчен, без үз илебез башкаласында мәчет төзетмәячәкбез, дигән саташуын ишеттек. Бу сөрәнне әлеге тинтәк яшәгән ишегалдында яшәүчеләр генә түгел, бөтен ил ишетте. Димәк, моны ишеттерү шулай ук кемнәргәдер кирәк булган. Аннары Интернет төрле милләт һәм дин тарафдарларының үзара ызгышу, мыскыл итешү, соңгы сүзләрне әйтешеп, пычрак атышу урынына әверелде. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: интернетта язышучыларны шулай ук махсус чәкәләштереп утыручы провокаторлар (котыртучылар) бар. Менә шушы тамашаны халык фикере итеп карарга, бу уңайдан теге яки бу законны кабул итәргә чакыручыларның гадәттә ниндидер бер фәнни исем белән атала торган институттан икәнлеге ачыклана. Алар безне алда ислам белән православие арасында сугыш башланырга мөмкин икәнлегенә ышандырмакчы. Алай гына да түгел, бу сугышның мөселманнар файдасына булачагын да үзләренчә дәлилләргә азапланалар. Ник дигәндә, баксаң, ислам байрагы астында Россияне ваһһабчылар яулый, аларга акчаны, билгеле инде, чит ил эмиссарлары алып килә. Кыскасы, иминлек хезмәтендә эшләүчеләргә бүгеннән торып эшкә керәшәсе генә кала. Тагын куркыныч булып китә. Ни генә дисәк тә, безнең бит әле “халык дошманнары” белән көрәшеп үткән еллар кайтавазын да онытып җиткерә алганыбыз юк.
Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта Кирилл атакайның Россиядә ике мәгълүм җитәкчедән соң өченче фигурага әверелеп баруын башка диндәгеләр генә түгел, ә үзләрен бернинди дин тотмаучы дип санаган россиялеләр дә борчылып күзәтә. Әле күпмилләтле илнең армиясенә, әле мәктәбенә үтеп керергә җай эзләүче, алдап булмаса, йолдап дигәндәй, мәктәпкә дин сабагын кертеп маташучы атакайны барлык дәүләт телеканаллары да бик рәхәтләнеп күрсәтә. Димәк, монысы да кемгәдер бик кирәк.
Мондый чакта кем гаепле һәм нишләргә дигән таныш сорауларга бик тиз һәм бик гади генә җавап бирергә яратучылар күбәя. Мин берәүне дә мондый ансат юлга басарга чакырмыйм. Безне кара-каршы китерергә, үзара ызгыштырып яки сугыштырып ук үз дигәненә ирешергә хыялланучылар шуны гына көтә дә. Ә без бүген тыныч кына күңел түрләребездә сакланучы Бөек Болгар хәрабәләрен торгызу һәм Казанны яулап алуда форпост ролен үтәгән Свияжск каласын төзекләндерү эшен башлап җибәрдек. Алар – безнең тарих. Алар – безне чәкәләштерү уе белән саташып йөрүчеләргә тарих сабагы. Шушы эшкә хәл кадәренчә өлеш кертү иманыбызны ныгытыр, шушы эшләр һәм якты күңелле кешеләр янәшәсендә теге пычрак теллеләрнең дә нәфрәте сүнәр. Әнә бит Швейцариядә мәчет манаралары белән көрәшеп даны чыккан кемсәнең ислам дине кабул иткәнен бөтен дөнья күрде. Мин, дигән ул, гомерем буе тупланган сорауларыма җавапны исламнан таптым. Һәм кылган гөнаһларын юу өчен ул Швейцариядә Европаның иң гүзәл мәчетен төзергә нәзер әйткән. Ходайның рәхмәте, чыннан да, чиксез.
Менә шундый хәлләр.
Миңназыйм СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|