|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Җәмгыять
Бәхетсезлеккә дучар булган көрәшче малайның хәле авырБашкортстанда 13 яшьлек үсмер белән ярыш вакытында бәхетсезлек булган иде. Исегезгә төшерәбез, бәхетсезлек очрагы 30 гыйнвар көнне Бакалы районының спорт мәктәбендә булды. Көрәш вакытында яшь спортчы аркасына егыла. Шуннан соң ул үзен начар хис итә һәм аңын югалта. “Хәзерге вакытта үсмернең хәле авыр дип бәяләнә. Ул Бакалы үзәк район дәваханәсе реанимациясендә. Аның өчен кирәкле барлык чаралар күрелә. Дәвалау барышын Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары консультацияли. Кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) белән телефон аша консультация булды", - дип белдергән Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Софья Алешина.
Бу факт буенча полиция органнары “Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, прокуратура һәм төбәкнең Тикшерү идарәсе ярышларны оештыруны тикшерә.
Фото: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|