|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2021 Мәдәният
Луиза Янсуар Кариев театры коллективына тәкъдим ителде (ФОТО)Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның яңа директоры Луиза Янсуар (Шарова) һәм экс-директоры Гүзәл Сәгыйтова катнашында җылы, хисле һәм ихлас сүзләргә бай очрашу узды. “Һәрбер кешенең тормышында үзгәрешләр булырга тиеш. Сезнең театрыгыз – ул үзе бер зур гаилә. Артык сүз кирәкмидер. Мин беләм, сез Гүзәлне яратасыз, мин дә аны яратам. Луиза тәртипле, җанлы кеше. Мин ышанам театр үз юлын югалтмас. Бар да яхшы булачак! Уңышлар!”, диде Ирада Әюпова. Гүзәл Сәгыйтова исә саубуллашып болай диде: “Театрыбызның киләчәге өчен борчылмыйм, бәлки шуңа да бу адымны ясарга җөръәт иткәнмендер. Алга таба да бер гаилә булып, кайвакыт мине дә үз кочагыгызга сыендырып, бергә яшәсәк иде”. "Ирада Хафизҗановна, ышанычыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт! Бик зур рәхмәт, Гүзәл, сиңа! Бу театр безнең өебез булып әверелгән иде. Синең “яратып туялмадым” дигән сүзләрең минем өчен бик тә кадерле. Шушы ярату энергиясе булу бик мөһим. Бу энергия сездә бар икән, аның белән бик күп әйберләр эшләп була. Сез миңа иҗади команда буларак таныш. Хәзер инде әкренләп барыгыз белән дә танышачакбыз. Хәерле сәгатьтә!”, диде Луиза Янсуар (Шарова).
--- |
Иң күп укылган
|