поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
13.02.2021 Мәдәният

Татар кинолары кирәкме?

Узган яз үзәк телевидениедән күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” дигән фильмга халык чын мәгънәсендә битараф булмады. Кемнәргәдер ошады ул, кемнәргәдер – юк, кемнәрдер аны үтереп мактады, кемнәрдер “эт урынына” сүкте. Кешеләр белән бер рәттән, мин дә газета битләрендә үземнең фикеремне әйтергә, фильмга карата мөнәсәбәтемне белгертергә мөмкинлек таптым.

Бер ара шулай шаулашып алдык та, вакыты җиткәч тынып калдык дисәм, бераз ашыкканмын икән. Әле узган ел азагында гына “Татарстан яшьләре” газетасында тагын “Зөләйха” турында фикерләрен язучылар күренде. Бу хәл мине бераз аптырашта калдырды, ни дисәң дә, нужаны болай да кирәгеннән артык күргән татар хатыны образын тынычлыкта калдырырга инде вакыт дип уйлаган идем. Соң, җиткәндер бит инде һаман да бер фильм турында сүз куертырга, әйдәгез, яңарак кына чыккан башка татар кинолары турында сөйләшик, фикерләребезне алышыйк.
 
“Сөйләшик, әйдәгез” дидем дә, туктап калдым. Ә татар киноларының кайсысы турында сөйләшергә соң? Кичә күрсәткәне турындамы, әллә теге атнаныкынмы? Башымны никадәр генә эшкә җиксәм дә, нишләп искә төшерә алмыйм соң әле мин татар фильмнарын? Югыйсә төшереп тә торалар сыман, рекламалары да чыгып тора, тик күргәнем дә, карадым дип сөйләүче дә юк. Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча куелган “Ак чәчәкләр” дигән фильмны бик үз итеп, яратып карадык, ләкин анысы берничә ел элек булган иде. Аңа кадәр төшерелгән “Асылъяр” тагын да элегрәк каралган. Якташым Мәхмүт Хәсәнов әсәре буенча куелган “Язгы аҗаган” хәтергә килеп төште. Аннан да алдарак Ибраһим Газинең “Онытылмас еллар” әсәрен экранлаштырганнар иде һәм безнең балалар үскәндә яратып караган Нәкый Исәнбәтнең “Мырау батыр” әкияте. Әлбәттә, алар барысы да телевизион спектакль дәрәҗәсендә төшерелгән һәм кино сәнгатеннән шактый ерак торалар.
 
Телевизордан “Рәхәт яшибез” дигән ситком төшерүләре турында да күп сөйләделәр, өзекләрен күрсәттеләр. Менә ичмасам рәхәт итеп карарлык, кызыклы сериал булырга тиеш иде ул. Мин үземчә “Байлар да елый” дигән сабын операсын карагандагы вакытларны искә төшереп, һәр сериясен көтеп алып карарбыз, урамда да, эштә дә “рәхәт яшәүчеләр” турында фикерләр алышырбыз дип уйлаган идем, тик өметем акланмады. Ни өчен дигәндә, татар каналында татар фильмын күрсәтер өчен уңайлы вакыт табылмады. Ә эшкә йөрүче күпләребез, шулай ук олырак яштәгеләр дә ситком башланганын төн уртасына кадәр көтеп утырырга риза түгел иделәр. Шулай итеп, күпме көч түгеп, акча тотып, вакыт уздырып төшерелгән бик кызыклы фильм популярлык казана алмады.
 
Их, безнең дә кино төшерерлек әсәрләребез, бөек актерларыбыз бар иде бит. Үлемсез “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрен генә алыйк, нинди талантлы сәнгать ияләре уйнадылар бит ул спектакльдә. Шулар исән чагында безнең мактаулы республика җитәкчелеге бераз финанс ярдәме күрсәтеп, танылган кино режиссерларын чакырып, фильм итеп төшерә алмас идеме әллә. Шулкадәр үкенечкә калды дөнья күләменә чыгарырлык әсәребезне югары дәрәҗәгә күтәрә алмавыбыз.
 
Әйтеп киткәнемчә, татарның телгә алып, горурланып сөйләрлек фильмнары булмады һәм хәзер дә юк. Татарлар турында гомер эченә беренче тапкыр диярлек күрсәтелгән “Зөләйха күзләрен ача” киносын без шуңа күрә дә һаман да оныта алмыйбыз һәм аңа битараф түгелбез дип уйлыйм. Оныта язганмын, безнең бит “Галиябану” дигән тагын бер үлемсез спектаклебез бар, аның буенча да кино төшерделәр бит әле. Ләкин төп рольгә, унҗиде яшьлек кызны уйнарга кырыктан узган, фотомодель булудан ерак торган җырчы хатын-кызны куйганнарын күргәч, гомумән, карау теләге булмады бу фильмны. Ә бәлки без кино сәнгатеннән әлегә шактый ерак торабыздыр, без аңа сәләтсездер һәм шуңа күрә төшермәвебез яхшырактыр. Бәлки әле безнең турыда башкалар төшергән тагын берәр фильм күрербез, аны мактап китәрбез яисә сүгәрбез. Менә анысын бик әйбәт булдырабыз бит без.
 
Марат ИСХАКОВ. Азнакай.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»