|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2021 Мәдәният
Гүзәл Сәгыйтова урынына Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк дигән хәбәр чыкты"Татар-информ" агентлыгы Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәген хәбәр итә. Дөрес булса, труппага ул 15 февраль көнне тәкъдим ителәчәк. Ләкин әлегә бу хәбәргә Луиза Янсуар да, Гүзәл Сәгыйтова да комментарий бирмәгән.
Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде.
Татар китабы йортын кем җитәкләячәге турында төгәл мәгълүмат юк.
Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры вазифасыннан китүе турында үз чыганакларына сылтама белән «Татар-информ» язды.
Гүзәл Сәгыйтованың яңа эш урыны әйтелмәгән.
Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова 2018 елның сентябрендә билгеләнгән иде. 2020 елда ул Казан шәһәре думасына депутат итеп сайланды.
Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 2019 елда Камал театрында пьесасы куелды.
Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын «Филология» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматургиясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган.
--- |
Иң күп укылган
|