поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.02.2021 Ир белән хатын

Егетләр бар ул, сафлык юк...

Республикабызда нәшер ителүче газеталарның берсендә бер ханымның кияүгә чыга алмаучы бер кызның тормышын тасвирлап, “Егетләр юк” исеме астындагы язмасы басылган иде. Бар ул егетләр, ник булмасын, тик өйләнмиләр генә. Хәзерге заманның чая, дөнья куа торган кызларыннан куркып беттеләрме шунда, аңламассың.

Әллә кызларның кияүгә чыгасы егетләренә карата таләп­лә­рен артык купыртып сөйли башладыкмы?
 
Хә­ер, кызлар чыннан да башкача шул хәзер, без яшь чактагы тулай торакта яшәгән кызлар белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел. Алар егетлә­рен­нән бер нәрсә дә өмет итмиләр иде. Нинди бү­ләк алып килде микән дип, яннарына килгән егетләрнең кулына карап тормадылар. Булган аш-сулары белән дә сыйлыйлар да иде әле. Хәзер алай түгел инде. Газета-журналларда басылган язмаларны укып карасаң, аларда ярату билгесе итеп егетләрнең көн саен чәчәк букеты тотып килүе турында языла. Аннан соң рестораннарга йөртү (кыйммәтле үз машинасында, билгеле), егетнең яхшы итеп җиһазландырылган фатирында очрашу, бергәләп чит илләрдә ял итеп кайту, машина ачкычы бүләк ителү кебек җөмләләр дә тезелә. Язма авторлары иреннән аерылган балалы хатыннарның бай эшмә­кәр ирне очратуы, аңа карата мәхәббәт хисе уянуы, әлеге ир бе­лән оҗмаһтагы кебек тормышта яши башлавы турында да язарга яраталар. Уйлап чыгарып инде, әлбәттә. Ә тормыш бит ул бөтенләй икенче нәрсә. Мондый язмалар егет-кызларның психологиясенә кире тәэсир генә ясый: егетләр тормыш корудан, гаилә мәшәкатьләреннән курка башлый, кызлар исә юлларында байлык эчендә йөздерердәй кәттә егетләр очравын өмет итә, эзләнә.
 
Бер мөһим факторны да искә алмый булмый, ул — кызларның сафлыгы. Өйләнешкән парларның аерылышуы нигезендә бу сәбәп тә ята бит. Сафлыгын саклаган кызларга өйләнә алу ул егетләрнең горурлыгы, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы да. Чөнки ир кешегә хатынының үзенә кадәр кемнеңдер, яисә кемнәрнеңдер кочагында булганлыгы гомер буе тынгылык бирмәячәк. Менә интернетта җенси мөнәсәбәтләр проблемасын тикше­рүче белгечләрнең статистик мәгълүматларына тап булдым әле. Баксаң, кызларның 11 проценты гына кияүгә чыкканчы сафлыкларын саклап кала икән. Сораштырылган хатын-кызлар моның сәбә­бен болайрак аңлатканнар: хәзерге заман кызлары иртәрәк өлгерәләр, ә гаи­лә кору яше бик соң. Шунлыктан кызлар таби­гый теләкләренә каршы тора алмыйлар, имеш. Хатын-кызларның 30 проценты кияүгә чыкканчы ук бер яки ике партнер бе­лән интим мөнәсәбәттә торган. Өч-биш ир белән рәхәтлек диңгезендә йөзгәннән соң кияүгә чыгучылар 22 процент икән. Алтыдан алып унга хәтле ирләрне татып караучылар саны 16 процент тәшкил иткән. Бу бит инде шул ук сандагы ир-егетләр дә гөнаһ кылган дигән сүз, әмма энә бөтерелеп торганда җеп саплап булмаганын бөтен кеше дә яхшы белә.
 
Ханымның язмасындагы егетләр юк дип зарланган кыз, шулай да, соңгы танышкан егете белән никахсыз гына яшәп алган. Шулай инде, никахсыз гына яши баш­лаган егет белән кыз бер-берсенә ниндидер таләп куя алмыйлар. Әлеге кыздан да егете вакытлыча файдаланган гына, бушка җәелеп яткан кыз булганда ник файдаланмасын ди. Ә чын-чынлап өйләнгәндә егетләр гомерлек яр итеп бозылмаган кызны сайларга тырышалар. Әлеге кыз хәзер башка бер нормаль егет белән танышса да кыенга туры киләчәк. Икенче берәү белән яшәп алуы турында аңлатырга туры киләчәк бит.
 
Сүз дә юк, хатын-кызлар ирләрсез дә начар яшәми. Ялгыз яшәгән хатын-кызлар ирекле, ирне дә, балаларны да кайгыртасы юк. Хәер, бераз ялгышам, машинасына бер бала утыртып йөрүче ирсез хатын-кызлар да җи­тәрлек. Күрәсең, ирнең кирәге юк, ә бу бала картайган көнемдә таяныч булыр дип уйлыйлардыр. Әмма җәфаланып ялгыз үстергән балаларның ки­ләчәктә әниләренә карата нинди мөнәсәбәттә булачагын беркем дә фаразлый алмый. Аннан соң, тормышта балаларга әти тәрбиясе дә бик кирәк.
 
Илнең язмышы гаилә­ләр тулылыгына, ныклы­гына да бәйле. Ничек тә егетләрне өйләндерергә, кызларны кияүгә бирергә иде дә соң. Балалар җи­тәрлек тумау сәбәпле ил халкы бик нык кими бара бит. Әле уку тәмамлап чит илләргә чыгып китүче яшь­ләребезнең саны да елдан-ел арта бара. Тора-бара илебез кем кулына калыр?
 
Җәүдәт ХАРИСОВ. Чаллы.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»