поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
09.02.2021 Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов "ШАЯН ТВ"да кунакта булды (ФОТО)

Билгеле булганча, 2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Бүген исә, ике елдан соң, республика Президенты янә «ШАЯН ТВ» студиясенә кунакка килде.

"Шушы вакыт эчендә каналыбыз үсте, камилләште, төрле казанышларга һәм җиңүләргә ия булды. Эфирга дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыкты. Әле кайчан гына, камера күргәч, оялып торган балалар - хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары! Бу көн «ШАЯН ТВ» телеканалы тарихына зур вакыйга булып кереп калыр. Нихаять, бөтендөнья татар балаларына ясаган олы бүләге өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт белдерергә, аны үзебезнең уңышлар, яңа проектлар белән таныштырырга җай чыкты", дип хәбәр итә "ШАЯН ТВ".

Мөхтәрәм кунакны каналның төп геройлары каршы алды. Студия буенча экскурсияне дә балалар үзләре үткәрде. Тапшырулар ничек әзерләнә? Режиссер, оператор, монтаж ясаучыларның эше нәрсәдән гыйбарәт? Яшь алып баручылар Президентка барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Каналның контентын баетуга «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Президент «Маша белән Аю» мультсериалын тавышландыру барышын күзәтте, яшь йолдызчыгыбыз Зәлия белән танышты.

Президентның игътибарын аеруча телевизион блогерлар мәктәбе җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә социаль челтәрләрдә шактый актив. Аның инстаграмдагы шәхси сәхифәсен 530 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Яшь журналистлар өчен иң күңеллесе – Президенттан интервью алу. Аларның Республика башлыгына шактый сораулары җыелган. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов заманча трендлар, гаджетлар, ТикТок социаль челтәре хакында фикерләре белән уртаклашты.

"Рөстәм Миңнехановка балаларга карата игътибарлы, киң күңелле булганы өчен «ШАЯН ТВ» каналы исеменнән чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге очрашу – балаларның зур теләге иде. Республика башлыгы аларның күптәнге хыялын тормышка ашырды", дип яза "ШАЯН ТВ"ның рәсми сәхифәсе.


---
Шаян
№ --- | 09.02.2021
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»