поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.02.2021 Шоу-бизнес

"Күз алдымнан төрлесе йөгереп узды": Бәби көтүче Лилия Хәйруллина бала табарга курка

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина өченче тапкыр әни булырга җыена. Ул йөклелек чорының ничек узуы һәм кайчан бәби алып кайтачагы турында сөйләде.

“Йөкле икәнемне белү көтелмәгән яңалык булды. Югалып калдым. Башта эш, планнар, сәфәрләр, алда булачак чикләүләр, аннары вирус, сәламәтлек турында уйладым. Кыскасы, берничә секунд эчендә күз алдымнан төрлесе йөгереп узды. Бары аннан соң гына мин ни булганын аңладым һәм бик сөендем.
 
Берзаман бала табарга курка башладым. Физик яктан бар да яхшы, ә менә рухи яктан вакыты вакыты белән күңелне курку хисе биләде. Борчылулар, кәеф үзгәрүчәнлеге күзәтелә башлады. Кайвакыт Инстаграмны ачу түгел, сториз яздырырга да теләк булмады. 
 
Иң кыены шул булды: 3 көн тоташ бертуктаусыз баш авыртты. Дару эчәргә ярамый. Гадәттә, мине цитрамон коткара иде. Өченче көнгә табиб дару эчәргә рөхсәт бирде. Ләкин миңа дару түгел, ә шикәрле кара чәй ярдәм итте. Гаҗәп! Хәзер моны гел истә тотачакмын.
 
Хәзер шикәрсез кайнар какао эчәм, чөнки чәй белән кофе эчә алмыйм, организм кабул итми. Токсикоз борчымады, Аллаһка шөкер. Йөклелек чоры да тыныч уза.
 
Әлегә кадәр кешегә белгертмәскә тырыштым. Ләкин 4 февраль көнне барысы да билгеле булды. Миләүшә Сабированың туган көненнән кайткач, төнге сәгать 12дә интернетта йөкле булуым турында яңалык укыдым. Безнең журналистиканың оператив эшләве сөендерә, әлбәттә. 
 
Бу яңалыкны интернет киңлегенә игълан итү минем өчен гадәти күренеш түгел, шуңа да башка чыганаклардан ишетелгәнче, бу хакта үзем әйтергә булдым. Бу бит минем тарих. Аудиториягә ышану – минем өчен зур адым. Миңа ихлас теләкләрен җиткергән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм”, - дип язган Лилия Хәйруллина Инстаграм сәхифәсендә.
 
Лилиянең үзеннән сабыйның кайчан туачагын сорадык. “Җәйгә, Аллаһы боерса”, - диде җырчы.
 
Лилияне без дә чын күңелдән бу шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»