|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2021 Җәмгыять
Татар исемнәре кушыгызУнынчы гасыр башында Идел буе болгарлары ислам динен кабул иткәч, кулланышка гарәп графикасын, гарәп алфавитын алганнар. Шул чорлардан, ерак бабаларыбыз мәҗүси исемнәреннән арынып, балаларына гарәп исемнәре һәм Коръән сүрәләреннән алынган сүзләрне исем итеп куша башлаганнар. Гадәттә балага исемне аның колагына муллалар әйтеп кушкан. Бу үткән гасырның утызынчы елларына кадәр шулай дәвам иткән. Шул елларда мәчетләр җимерелеп, дин әһелләре репрессияләнгән, гарәп графикасы башта – латинныкына, аннан кириллицага алыштырылган. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да хакимияткә ВКП членнары (хәзергечә әйтсәк, коммунистлар) килгән. Советлар Союзы чорында җитәкче һичшиксез коммунист булырга тиеш иде. Коммунист булгач син дингә ышанмыйсың бит инде, дингә ышанмагач балаларыңа гарәп исемнәре куша алмыйсың һәм бу ярамый да. Менә шул чорларда татарларда, нигездә коммунистлар гаиләләрендә, балаларына революция белән бәйле Револь, Мэлс, Ленар, Люция, Октябрина, Марсельеза һ.б. исемнәр куша башлаганнар. Үткән гасыр урталарына кадәр балаларга гарәп исемнәре кушулар булды әле. Менә миңа шул елларда бирелгән Абугали исеменең татарчасы – “әтисе Гали” дигәнне, ә хатынымның Гамилә исеме “эшчән” дигәнне аңлата. Аннары чиста татар исемнәре барлыкка килә башлады: Алсу, Ләйсән, Энҗе, Азат, Илгизәр...
“Татарстан яшьләре”нең 2007 елдагы бер санында укучылар җыйган исемнәрдән төзелеп, “Тозсыз исемнәр” дип аталган язма басылган иде. Мин аны, бер кирәге чыгар дип, кисеп алып куйган идем. Исемнәр турында язарга уйлагач, шуны карап утырдым әле. Меңгә якын исем арасында ниндиләре генә юк: континент-океан, тау-диңгез, елга-күл, чәчәк-агач, хайван-кош исемнәре һәм тагын әллә ниндиләре. Исемнәрнең төрлелеге буенча, бөтен дөньяда ук булмаса да, Русиядә татарлар һичшиксез беренче урынны алып торадыр.
Җәмәгать, сизәсезме, соңгы вакытларда исем бирүләрнең юнәлеше үзгәреп, балаларга урыс исемнәре кушу модага кереп бара. Сүз уңаеннан әйтеп китү кирәк, ул исемнәрнең күпчелеге греклардан һәм Библиядән алынган. Мөхәммәт өммәтеннән булганнарга Библия сүзләрен исем итеп кушу, минемчә, дөрес тә түгел, гөнаһ та. Инде телебезне генә түгел, татарлыкны билгели торган исемнәребезне дә югалтып барабыз түгелме? Урыс исемнәре кушучыларны эзләп ерак барасы түгел, андыйлар үзебезнең туган-тумача, дус-иш, күрше-тирәләр арасында да бар.
Хәзер шундый исемле балаларның киләчәген үзем күргәнчә фаразлап китәм. Мисал өчен Виктор һәм Илья исемнәрен алыйк. Алар үсеп җитеп үз балалары булгач, аларга һич кенә дә Галимҗан, Шәрәфетдин һ.б. татар исемнәре түгел, ә Сергей, Валерий кебек исемнәр кушачаклар һәм киләчәктә Сергей Викторович, Валерий Ильич булып урыс кешесенә әйләнәчәкләр. Кайберәүләр андыйларның фамилияләре барыбер татарныкы булып кала бит дияр. Бүгенге көннәр турында әйтеп тә тормыйм, тарихта да андыйлар шактый. Менә мәсәлән, Карамзин һәм Йосыповлар (Юсупов). Аларның бабалары татар морзалары булган, тик Карамзин – бөек урыс язучысы, ә Йосыпов бөек урыс кенәзе санала.
Сүземне түгәрәкләп шуны әйтәсем килә: җәмәгать, кушмагыз балаларыгызга юк-бар, лөгатьсез исемнәр, кушыгыз үзебезнең татарларныкын.
Абугали ГАЛИМОВ. Чаллы
--- |
Иң күп укылган
|