|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2021 Шоу-бизнес
"Ходай өргән җаны чыкканчы!": авырган Җәвит Шакиров хастаханәдә ШИГЫРЬ язганТатарстанның халык артисты Җәвит Шакиров авырып, хастаханәгә барган. Анда күргәннәрен җырчы шигырь итеп язган. «Ике көн кан басымы белән интектем. Бүген табибка барып тикшеренеп кайттым. Табибның киңәшләрен тыңлап, хастаханәдәге хәлләрне күзәтеп утырганда бу шигырь туды», — дип уртаклаша ул. Бу көннәрдә кәеф булмады, Әллә яз кояшы чыкканга?
Кан басымы, гомер булмаганны,
Өстәгесе төшкән туксанга.
Хәр нәрсәнең уз вакыты малай,
Алтмыш яшь ул, уен эш тугел.
Бөтен эшне ташлап табибка ,
Барып кайттым әле мин буген.
Беләсеңме, табиб нәрсә- ди?
Сәләмәтлегеңне уйлау.
Сезнең яшьтә хәрбер органның,
Сафтан чыгуына юл куймау.
Хәрбер орган кирәк кешегә,
Тем более синең ишегә!
Кешегә бирелгән колаклар,
Алар тыңлый ,сизә ишетә.
Яфрагы бар ,сузләр эләгеп
Кереп китсен өчен тишеккә.
Хәр кешегә бирелә бер йөрәк,
Ул барсыннан эшли куберәк.
Зур булмый ул,йодрык кадәрле,
Шуңадырмы ул нык кадерле.
Хәркемнең дә ике кузе бар,
Кырын карар өчен, я туры.
Куз куркса - куллар эшли,
Ходай шуңа биргән ул кулны!
Кешеләргә бирелә тел, борын
Кемдә кыска, кемдә ул озын.
Биргән авыз,ирен, чәч,керфек,
Матур битен, кашын хәм йөзен!
Муен биргән башны борырга,
Кукрәк биргән безгә киерергә.
Билен биргән безгә бөгелергә
Аяк : тәпи- тәпи басып йөрергә,
Тезләнергә безгә тез биргән,
Таянырга биргән терсәген.
Кутәрергә биргән җилкәсен,
Таяр өчен биргән укчәсен!
Башын биргән , әле эченә
Урын тапкан шунда миенә.
Баш кирәк ул горур кутәрергә,
Эшләтергә, тубән иергә.
Кан да биргән ,тамырларын,
Улчәр өчен биргән басымын.
Аяк өсте йоклап йөргәннәрне
Төртеп уятырга - касыгын.
Барысы да кирәк кеше өчен,
Бар орган да белә уз эшен.
Берсе генә сафтан чыкса да,
Барда туктый, гомер кыскара.
Әйткән дә юк җенси органны,
Упкә, бавыр, сукыр эчәген!
Яшәп була сукыр эчәксез,
Алып атып ул ит кисәген.
Барысы да дөрес,артык- портык
Бер нәрсәдә юк бу кешедә.
Сөйләшкәндә генә куренгән,
Кирәк авыздагы теше дә?
Бер нәрсә дә артык тугел тәндә,
Ходай белеп биргән шул чаклы.
Яши кеше җирдә уз гомерен,
Ходай өргән җаны чыкканчы!
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|