|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2021 Бәйге
«Мин үземне блогер дип санамаучы блогер» - «Таяну ноктасы»нда «Блогер.Татар» бәйгесе турында сөйләштеләр«Мин үземне блогер дип санамаучы блогер» дип башлады сүзен визажист Айгөл Гатауллина. Гәрчә аның инстаграмын 13,6 мең кеше карап бара. Айгөл үзенең аккаунтын саф татарча алып бара. “Блогер.Татар” бәйгесе нәкъ шундый кешеләр өчен оештырыла. Үзләрен блогер дип атарга оялучы блогерлар өчен. Иң мөһиме аккаунтларын татарча алып барсыннар. Шушы көннәрдә ТНВ каналында чыккан “Таяну ноктасы” тапшыруы татар блогерларына багышланган иде. Һәм “Блогер.Татар” бәйгесенә. Бу конкурсны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм “Матбугат.ру” сайты оештыра. 10 җиңүченең һәркайсына 20шәр мең сум акчалата премия тапшырылачак. Бәйгенең бөтен шартлары Bloger.tatar сайтында.
“Таяну ноктасы”нда гади генә кешеләр катнашты: визажист, завклуб, чәч караучы, дальнобойщик... Үз аккаунтларына фото һәм видеоларны алар кызык өчен генә, эш аралаш төшерә башлаганнар. Бүген аларны чын блогер дип атарга була. Бәйгедә сез дә катнаша аласыз. Гаризалар bloger.tatar@mail.ru адресына 10 февральгә кадәр кабул ителә. Ә нәтиҗәләр 21 февральдә халыкара туган телләр көнендә игълан ителәчәк.
“Таяну ноктасы” тапшыруының видеоязмасы:
--- |
Иң күп укылган
|