|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Җәмгыять
"Тугры дус, 4 баласы өчен яхшы ана иде" - юл һәлакәтендә гомере өзелгән журналист Эльвира Ибраһимованы "Ярдәм" мәчетендә искә алдылар“Ярдәм” фонды Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алу кичәсен үткәрде. Танылган журналист моннан дүрт ел элек, 2017 елның 2 февралендә, автомобиль авариясендә һәлак булган иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәтер кичәсендә «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре, Эльвира Мотавалова-Ибраһимованың хезмәттәшләре һәм дуслары катнашкан. Чараны "Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов Коръән укудан башлаган. Татарстанның Балтач районы Таузар авылында туып-үскән Эльвира Ибраһимова республика журналистикасы һәм татар радиосы үсешенә зур өлеш керткән шәхес.
"Аның соңгы эш урыны "Ярдәм" хәйрия фонды булды. Эльвира татар телендә "Ярдәм ТВ " видеожурналын алып бара иде. Интернет-киңлеккә аның турыдан-туры һәм актив катнашында 8 журнал чыкты. Радионың профессиональ дикторы, программаны алып баручы, шагыйрь Эльвира никахлар үткәрү һәм бәйрәм чараларын оештыру белән дә шөгыльләнде. Бер генә мөһим вакыйга да аның катнашыннан башка узмады", - дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Баязитов.
Аны тугры хезмәткәр буларак, "Ярдәм" фонды проектларының социаль әһәмиятен аңлаган дус буларак искә алдылар.
"Ярдәм" фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Эльвира Ибраһимова турындагы хатирәләре белән уртаклашып, нинди генә эшкә алынмасын, барысы да вакытында һәм бик яхшы итеп үтәлүен ассызыклады. Ул актив һәм шат күңелле кеше, тугры дус, ышанычлы хезмәттәш, дүрт бала анасы булды, дип сөйләде ул.
Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова Эльвираның онытылмаслык матур тавышка ия булуын, ә чиста татар теле аеруча җәлеп итүчәнлеккә ия булуын билгеләп үтте.
Римма Гатина сөйләвенчә, Эльвира Ибраһимовага 5 февральдә 46 яшь тулган булыр иде. Ул бик иртә дөньядан китте, әмма бик күп игелекле эшләр башкарырга өлгерде.
Хәтер кичәсе җылы атмосферада үтте. Чарада Эльвира Ибраһимова турында видеоролик күрсәтелде, аның шигырьләре трансляцияләнде, хезмәттәшләренең һәм дусларының ихлас чыгышлары яңгырады.
"Ярдәм" фонды ел саен Эльвира Ибраһимова истәлегенә чаралар үткәрәчәге дә әйтелде.
--- |
Иң күп укылган
|