|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Әдәбият
Язучылар берлеге Тукай премиясенә Ләбиб Лерон белән Факил Сафинны тәкъдим иткәнТатарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә үз кандидатларын күрсәтте һәм әдәби премияләрне бүлде. Идарә әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова Берлекнең идарә утырышы яңалыклары белән бүлешә. Идарә утырышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтелгән идарә бу мактаулы бүләккә балалар өчен язган әсәрләре өчен Ләбиб Леронны һәм прозаик Факил Сафинны тәкъдим иткән, дип яза Татар-информ.
Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләген шагыйрь һәм галим Равил Рахманига, Такташ премиясен Башкортстаннан шагыйрә Халисә Мөдәррисовага, проза өлкәсендәге Фатих Хөсни исемендәге бүләкне Вакыйф Нуриевка бирергә, дигән карар чыгарылган.
Җамал Вәлиди исемендәге әдәбият фәне өлкәсендәге бүләк Чаллыдан галим Әнвәр Шәриповка, драматургия буенча Туфан Миңнуллин исемендәге премия Чаллыдан драматург, актер Булат Сәлаховка, Максим Горький исемендәге премияне тәрҗемәче Азалия Бадюгинага биреләчәк.
Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Татарстан язучыларының XIX съездына әзерлек мәсьәләсе каралган. Съезд 26 февральгә билгеләнгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|