|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2021 Медицина
Бер атна эчендә Казан хастаханәләренә 85 кеше мөрәҗәгать иткәнБер атна эчендә кардан чистартылмаган урамнар аркасында алынган җәрәхәтләр белән Казанның имгәнү пунктларына 85 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча җитәкче урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. «Казан ишегалларын һәм урамнарын кардан җыештыру сыйфатын травмпунктлар мәгълүматы билгели. 21-27 гыйнварда шәһәрдә яшәүче 85 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, 45 зыян күрүченең кайсыдыр җире сынган, кырыгы имгәнгән. Иң күп очрак Совет районында (23 очрак), Идел буе һәм Вахитов районнарында (15), Яңа Савин районында (14) теркәлгән», — дип хәбәр итте ул.
Гыйниятуллин шулай ук шәһәр районнары башлыкларына бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга тәкъдим итте.
--- |
Иң күп укылган
|