поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.02.2021 Язмыш

Тәкъдир ничек язган бит... Бер туй тарихы

Күпмилләтле илдә, республикада яшибез. Мондый җирлектә төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында катнаш гаиләләр саны аз түгел. Ике төрле милләт вәкиле арасында корылган гаиләдә тел, йолалар, туачак баланың дине һәм тәрбиясе турындагы сораулар килеп баса.

Кавышкан пар үзләрен бик бәхетле итеп тойсалар да, ике як туганнар бер-берсе белән аралаша алмыйча, “социаль аралык” саклап яши.
 
Көнбатыштан килгән модага карасак, халыклар бер-берсенә һәрдаим толерантлы һәм түземле булырга тиеш. Әмма буыннан-буынга сакланып килгән татарның әхлаклыклыгы, милләткә тугры калу принцибы йөрәк “эшләрен” икенче планга калдырып, безгә тәрбия белән билгеләгән “дөрес” юлны сайларга өнди. Дин вә милләт мәсьәләсе җитди, әмма сайлап алу барыбер кешенең үзенә кайта.
 
Алия һәм Артур Исмендеевлар 2020 елның сентябрендә өйләнеште. Алия үзе Актаныш кызы, милләте белән татар. Ире Артурга килгәндә – ул метис: әтисе – чуаш, әнисе – украин.
 
Яшьләр Алия иптәш кызына Чирмешәнгә килгәч танышалар һәм бер-берсен охшатышып калалар. Бер елдан артык йөргәннән соң, Артур һәм туганнары Актанышка кыз сорарга да киләләр.
 
– Әти-әни Артурга каршы килмәде. Аның әти-әнисе дә мондый адымны хуплады. Ике якка да кызык булып тоелды андый әйбер. Иремнең гаиләсендәге йолалар белән кызыксындым, ә аның әти-әнисе мөселман булуыма бик шатланып, безнең теләкләргә колак салды, – ди Алия. – Үзебезнең гореф-гадәтләребезне дә көчләп тагарга тырышмадык, ә алар, киресенчә, хөрмәт белән барлык кануннарга туры китерергә тырыштылар. Никахыбызны бабам укыды. Туйны якыннар арасында гына уздырдык. Ул яртылаш урысча, яртылаш татарча үтте инде. Тел, дин аркасында килеп туган проблемалар юк. Әлегә бала булмагач та, тәрбияне ничек бирербез, дигән сорауларыбыз да тумый. Шуны гына алдан килешеп куйдык: бала үскәч юлын үзе сайлар.
 
Алия үзенең гомерлек ярын тапкан дип ышана. Бу мәхәббәт тарихын укып чыкканнар арасында да бәлки сайлау алдында торганнар бардыр. Тәкъдир ничек язган бит. Ләкин шуны хәтерләгез: сезнең яшисегез бар, сезнең бәхетле буласыгыз бар.
 
Фото: http://pixabay.com

 


---
Шәһри Казан
№ --- | 01.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»