|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Милләт
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән балалар бакчаларына милли уенчыклар тапшырылды (ФОТО)Республиканың бөтен балалар бакчаларына Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә иң күп сатыла торган татар китаплары һәм уенчыклары тапшырылды. Балалар бакчаларын татар китаплары һәм уенчыклары белән тәэмин итүне Татарстан Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган. Тапшырылган әйберләр арасында «Татарча әлифба», өстәл курчак театры, баланы татар телендә санарга һәм укырга өйрәтүче карточкалар, танылган татар әсәрләрен сөйләүче төймәле китаплар, кубиклар һәм башка уенчыклар бар. Шушы көннәрдә исә, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Казанның 415нче татар балалар бакчасында булып, уку-укыту әсбапларының тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан ни дәрәҗәдә файдаланылуын тикшерде. «Балаларда татар теленә кызыксыну уята торган китаплар һәм уенчыклар Татарстанның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бер ай элек тапшырылды. Бу эшне без Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме һәм ярдәме белән башкардык», — дип белдергән “Татар-Информ” агентлыгына комиссия әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. |
Иң күп укылган
|