|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2021 Медицина
Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан үлүчеләр саны статистикасында аерманы аңлаттыТатарстанда Сovid-19 инфекциясеннән үлүчеләр санының стопкоронавирус.рф сайтындагы статистикасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары белән тәңгәл килми. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта аңлатма бирде. «Ул мәгълүматлар һәрхәлдә тигезләнәчәк. Бу материаллар бирүдә күпмедер тоткарлыклар булу белән бәйле», — диде ул.
Шул ук вакытта Владимир Жаворонков ике оператив штабның да — федераль һәм республика оператив штаблары мәгълүматларын чагыштырырга мөмкин булуын искәртте.
Стопкоронавирус. рф сайтында Татарстанда 264 кешесе коронавирустан үлү турында әйтелә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанңа Covid-19 инфекциясеннән 247 кеше үлгән.
--- |
Иң күп укылган
|