поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
27.01.2021 Мәдәният

Җырлый-җырлый теш дәвалаучы Илшат Мөхәммәтҗанов Казанга күченгән

Җырлый-җырлый теш дәвалаучы табиб күргәнегез бармы? «Идел» редакциясенә шундый егетне чакырдык бит әле. Интернет киңлекләрендә үзен «Җырлаучы стоматолог» буларак танытучы Илшат Мөхәммәтҗанов Чаллыдан Казанга күченде. Кыскасы, Казанны ул җырлый-җырлый яуларга җыена.

КАЗАННЫ ЯУЛАУ
 
Түбән Кама егете Илшат Мөхәммәтҗанов бала чагыннан ук табиб булырга теләгән. Ижау дәүләт медицина академиясе, Самара дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Хыялы – үзенең теш дәвалау клиникасын булдыру.
 
«Ә ни өчен җырлаучы табиб?» – диярсез. Илшат дүрт-биш яшеннән үк җырлый. Әлеге сәләте аны мәктәп, студент елларында да озата бара. Кулына диплом алып, һөнәрле булгач та, мавыгуы көчәя генә төшә. Татарның бик күп популяр җырларын башкара, инстаграм челтәрендә профессиональ җырчылар белән дә аралаша. Төрледән-төрле конкурсларда катнашып килә. Әле күптән түгел генә «Безнең заман» эшләүче яшьләр конкурсында катнашып, призлы урын да яулады.
 
Заманында егетнең җырчы юлын сайларга да нияте булган, әмма медицина өлкәсе кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк, дигән фикергә килгән. Шулай да, табиб сәхнә тормышы бүген дә ымсындырганын яшерми. Кем белә, бәлки ул киләчәктә эстрада сәхнәсендә якты йолдыз булып кабынып та китәр әле? Замана яшьләре җир җимертеп яшәргә гадәтләнгән бит. Илшат та тормышның һәр мизгеленнән ямь табып гомер кичерә.
 
– 2018 елда укуымны төгәлләгәч, Чаллы шәһәренә күчендем. Анда беркемем дә юк, үзем пациентлар табып, эшли башладым. Ә замана кешесенә үзеңне башкаларга танытуның юллары әллә никадәр, социаль челтәрләрдә яхшы гына реклама ясарга мөмкин. Ләкин инстаграмда минем кебек танылырга теләгән теш табиблары да аз түгел. Кешеләрне ни белән кызыксындырып булыр икән, дип дус кыз белән уйлана калдык... «Җырлый да беләсең, теш тә дәвалыйсың, «җырлый торган теш табибы» (https://www. instagram.com/dr_ilshat/)  буларак теркәлергә кирәк!» Шундый уртак карарга килдек, – ди блогер егет.
 
Илшатның инстаграм битендә ун мең ярымнан артык язылучы бар. Чаллыда тәҗрибә туплагач, үзен Казанда да сынап карарга хәл кыла. Быел җәен кушылган пар – Илшат белән Рамилә уртак тормышларын Казанда корып җибәрә.
 
– Казан – тарихи шәһәр, матур кала. Әле мин биредә икенче аемны гына эшлим. Беренче мәлләрдә биредә җиңел, дип әйтмәс идем. Хәзерге вакытта пациентлар булдыру чоры бара. Табибны бит кемнеңдер тәкъдиме буенча да сайлыйлар. Һәркем үз күңеленә туры килгәненә өстенлек бирә. Казан халкында ышаныч тудырырга кирәк. Башкалада беренче адымнарым гына әле, – ди егет.
 
ТАБИБЛАР ЭТКӘ ОХШАГАН?
 
Теш табибы Илшат стомоталогия өлкәсендәге яңа технологияләр белән даими танышып бара. Төрле фәнни конференцияләргә, лекцияләргә йөри. Гомумән, табиблар гел үсештә булырга һәм белемен даими үстереп торырга тиешлеген анык аңлый ул. Һәр файдалы мәгълүматны кулланырга тырыша, чөнки табиб турыдан-туры кешеләр белән эшли. Шунлыктан, һәр яклап эрудицияле булуың сорала.
 
«Табибларны эткә охшатам, – ди Илшат. – Алар да, нәкъ эт кебек, кешеләргә тугры һөнәр ияләре. Һөнәр сайлаганда ук, хезмәтебезнең катлаулы икәнен белдек. Табибка иң кирәкле сыйфатлар –югары профессиональлек һәм кешеләрне ярату. Ярдәм сорап килгән һәркемне үз туганың кебек якын күрергә тиешсең. Пациентыңа тугры була белүең сорала».
 
Илшат белән аралашкан кешеләр аның фәлсәфи фикерләвенә, һәрвакыт елмаеп торуына игътибар итә торганнардыр. Һәрнәрсәгә үз фикере булган төпле егет гаилә тормышына да бик җитди карый. «Хатын ир кешенең иң якын дусты булырга тиеш.
 
Рамилә – минем якын дустым да, терәгем, хатыным да. Тормышта бер команда булып яшәү кызыграк та, дөресрәк тә. Бер-беребезне тулыландырып торабыз».
 
ҮЗ ТЕЛЕБЕЗДӘ ҖАЙЛЫРАК
 
Иң сокландырганы – Илшатның саф татар телендә сөйләшүе, ана телен яхшы белүе. Бу да аның эшендә бер файда булып тора икән әле. Олы яшьтәге татар абый-апаларына, русчага караганда, үз телебездә аралашу җайлырак бит. Татарча аралаша торган табиб янына килгәч, аларның телләре хәйран ачыла, шикләнү, курку хисләре дә кими төшә.
 
«Гаиләдә әти-әни һәрвакыт татарча гына сөйләшә. Ә үскәндә җәй айларын әби-бабайда уздыра идем. Авылда инде гел татар мохиты, теләсәң дә, русчага күчеп булмый, чөнки әби-бабайлар мине аңламый иде. Әтием Рәмзил Балык Бистәсеннән, әнием Халисә Аксубай районыннан. Башлангыч сыйныфларда татар гимназиясендә белем алдым. Гимназиядән мәктәпкә күчкәч тә, татар теле дәресләренә зур игътибар бирелде, укытучыларыбыз да телне өйрәтүгә гаять җаваплы карадылар», – ди җырларга яратучы табиб.
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 27.01.2021
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»