|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2021 Сәясәт
Радий Хәбировның дүртенче сабыйларына нинди исем сайлавы билгеле"Бүген минем әниемә 88 яшь тулган булыр иде. Нәкъ шушы көнне Каринам миңа улымны тудырды. Зур түрә булуын теләмим, бәхетле бала булсын. Без аңа Тимер дип исем кушарга булдык. Ә гомумән, республиканың бөтен балалары - минем балалар. Котлауларыгыз өчен рәхмәт", - дип уртаклаша республика Башлыгы. Радий Хәбиров җәмәгате бала тудырганда аның янында булган. Бу хакта «Башкортстанда тыңланган» телеграм-каналы хәбәр итә. Чыганак хәбәр иткәнчә, Радий Хәбиров бүген арыган, әмма бик канәгать.
«Ул төн буе йокламаган — беренче тулгактан башлап тәүге имезүгә кадәр хатыны янында булган. Эшкә дә дәваханәдән киткән", - дип яза телеграм канал.
26 гыйнварда Башкортстан Башлыгы әти булды. Аның хатыны Каринэ ул тапты. Хәбировлар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә.
56 яшьлек Радий Хәбиров өчен яңа туган сабый дүртенче бала булды.
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|