|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2021 Милләт
Татар халкы генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафатМәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат булган. Күңелсез хәбәрне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте ирештерде. Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче, гомер буе төрле династияләрнең килеп чыгышы һәм туганлык тарихын өйрәнгән Адил Беляевны соңгы юлга иртәгә, 27 гыйнвар көнне, озатачаклар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, галимне Даниловск мөселман зиратында хатыны янына җирлиячәкләр.
Адил Бакый улы татар династияләре турында мәгълүмат җыю һәм аларның шәҗәрәләрен төзү эшен 15 яшендә үк башлый. Аның күпьеллык эше берничә китапка кергән.
Үз китаплары өчен автор ике тапкыр Мәскәү өлкәсе Губернаторы А.Ю. Воробьев премиясенә лаек булган.
Белеме буенча Адил Бакый улы - төзүче. Россиянең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советының Дәүләт премиясе лауреаты. Күп кенә әһәмиятле объектлар төзүдә катнашкан.
1932 елның 5 октябрендә Рязань өлкәсенең Касимов шәһәрендә туган. Мәктәпкә Таҗикстанда укырга керә, аннан Самаркандада (Үзбәкстан) төзелеш техникумын тәмамлый. Урта Азия политехника институтында югары белем ала. Институтны тәмамлагач, Сәмәркандка әйләнеп кайта. Мәскәү инженер-төзелеш институтында аспирантураны тәмамлый.
1997 елның августында аңа «Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Адил Беляев күп еллар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашты.
Аның ике кызы, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.
--- |
Иң күп укылган
|