|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.01.2021 Криминал
Ялган хәбәр таратучыны эзлиләрБашкортстанда мессенджерлар аша халыкка "Уфаоргсинтез"да чыккан янгын аркасында Черниковка халкын эвакуацияләү турында фейк аудио хәбәр чыгаручыны эзлиләр. Билгеле булуынча, кичә кич, 25 гыйнварда «Уфаоргсинтез» заводында янгын чыккан иде. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда янгын сүндерелгән. Комитет рәисе Фәрит Гомәров: "Эвакуация өчен нигез юк, якын-тирә микрорайоннарга берни дә янамый", - дигән.
Ә менә фейк мәгълүмат тараткан өчен 700 мең сумга кадәр штраф һәм өч елга ирегенән мәхрүм итү каралган. Ул кеше һичшиксез табылыр.
Чыганак: Башинформ
Фото: Pixabay
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|