|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2021 Фаҗига
Татарстанның өч егете Пермь краенда һәлак булганВахта ысулы белән эшләгән өч Татарстан егете Пермь краенда һәлак булган. Бу хактагы мәгълүмат край прокуратурасының рәсми сайтында пәйда булды. Өч эшченең үле гәүдәсе Пермь крае Усолье районының Шишкино авылы янында көнкүреш вагонында табылган. Вахтачылар Татарстанның Тукай районыннан эшкә килгән булганнар. Ир-атлар үлеме факты буенча күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрә.
«Күзәтчелек чаралары барышында эш бирүче һәм хезмәткәрләрнең хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрне үтәүләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.
--- |
Иң күп укылган
|