|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2021 Мәдәният
Казанда тәүге тапкыр узган «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» балалар музыка премиясен тапшыру тантанасы булды (ФОТО)22 гыйнвар көнне «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» балалар музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. «ТМТV» телеканалы 2020 елның иң яхшы башкаручысына һәм балалар коллективына кыйммәтле статуэткалар тапшырды. Берничә ел дәвамында "ТМТВ" музыкаль телеканалы талантлы балаларны ача, аларны эфирда күрсәтә, "Балалы Солянка"концертларын оештыра. Кайчагында яшь башкаручыларның популярлыгы күп кенә уңышлы йолдызлар көнләшерлек. 2020 елда ТМТВ премиясен төшергәндә татар эстрадасының бер танылган җырчысы шаяртып: "балалар үкчәгә басып килә", дип әйткәч, "Барс Медиа" компанияләр төркеме яшь йолдызларны танытыр вакыты җитте, дигән карарга килде.
«БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» яшь талантлар арасында уздырылучы беренче музыкаль телевизион премия. Биредә татарча җырлаучы, татар көйләренә иҗат итүче яшь җырчылар, инструменталь, хореографик коллективлар бүләкләнде. «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» ТМТВ телеканалынынң ел саен уздырыла торган пермиясенең “кече сеңлесе". Ләкин лауреатлар исемлегенә 16 яшькә кадәрге җырчылар, инструменталь музыкант-башкаручылар һәм хореография коллективлар, татар телендә җырлар, татар милли инструменталь музыкасын яки биюләрен башкаручылар гына керә. Балалар премиясе булуга карамастан, бүләкләү “зурларча” булачак – кызыл келәм, балалар форматы өчен эшләнгән махсус ТМТВ премиясе сыннары, танылган кунаклар һәм татар эстрадасының танылган остазлары. Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Иркә, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов,Салават-Гүзәлем, Илнар Миранов, Ризат-Зинирә Рамазановлар, Илназ Бах һәм башка артистлар яшь башкаручыларга ярдәм итәргә килде һәм зур музыка бәйрәмендә катнашты. «БАЛАЛАР ПРЕМИЯсе» беренче музыкаль телевизион премиясе Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында узды.
--- |
Иң күп укылган
|