|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2021 Фаҗига
Сарманда шартлау: үлүчеләр бар (ВИДЕО)Татарстанда урнашкан нефть предприятиесендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган. «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, фаҗига бүген Сарман районының Зур Нөркәй авылындагы нефть фирмасы территориясендә килеп чыккан. Чыганак мәгълүматлары буенча, сынаулар вакытында биредә шартлау булган.
Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка белдерүләренчә, зыян күрүчене авыр хәлдә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Аның кул-аяклары һәм күкрәк читлеге имгәнгән.
Фаҗигадән соң Сарман районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган. Урынга район прокуроры Татьяна Федоровская килгән.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл «МНКТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ачык мәйданчыгында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һава белән сынау үткәргән вакытта су җибәрү җайланмасының савыты шартлаган.
«Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә эш башкарган вакытта иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк», — дип искәртте Галиев.
--- |
Иң күп укылган
|