|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2021 Матбугат
Танылган язучы һәм журналист Рәфикъ Юныс вафатБүген Рәфикъ Юныс улы Юнысов бакыйлыкка күчкән. Бу хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булды. Танылган язучы һәм журналистка 77 яшь иде. Рәфикъ Юнысның бик күп еллар буе "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкаруы билгеле.
Википедия аның турында менә ниләр яза.
Рәфикъ Юныс, Рәфикъ Юныс улы Юнысов (1943 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Кәче) — журналист, публицист, шагыйрь. 1986 елдан ССРБ (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2004). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1943 елның 1 мартында Татарстан АССР Арча районы Кәче авылында колхозчы гаиләсендә туган. Кәчедә җидееллык, Арчада урта мәктәп тәмамлаган. Мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта, Казанда төзелештә эшли. 1962—1965 елларда Совет Армиясендә стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1969).
Хезмәт юлы
1969—1985 елларда — «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Шул вакытта Идел елгасының чыганагыннан башлап җәяүләп үтә, юлъязмалар циклы булдыра.
1985—1991 елларда — Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары.
1992—2004 елларда — «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары.
2005 елдан — «Казан утлары» журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары.
Иҗаты
Студент елларында Казан дәүләт университетындагы «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга.
Биш шигырь җыентыгы авторы. 1997 елда «Идел» журналында «Татарстан референдумы» исемле тарихи-документаль әсәре дөнья күрә (2000 елда ТКНда аерым китап булып чыга).
Китаплары
Вакыт чылбыры (шигырьләр). – К.: ТКН, 1982.
Җирдә яшим (шигырьләр). – К.: ТКН, 1986.
Учтагы песнәк (шигырьләр, поэма). – К.: ТКН, 1989.
Сүнгән яшен (шигырьләр, шигъри хикәя). – К.: ТКН, 1991.
Син һәм мин (шигырьләр). – К.: ТКН, 1993.
Татарстан референдумы (тарихи хроника). – К.: ТКН, 2000.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
2004 — Гаяз Исхакый премиясе — «Татарстан референдумы» китабы өчен
2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — «массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен»[7]
Гаиләсе
--- |
Иң күп укылган
|