поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.01.2021 Җәмгыять

"Әти, үтермә... Ай... кабыргаларым, кабыргаларым..."

Бу хәл авылга таралмыйча өйдә генә калды. Хурлыгын каян куярсың. Икенче көнне картның ике малае да кулларына “Дружба” пычкысы тотып урмандагы колхоз делянкасында тирләп-пешеп агач кисәләр иде. Сакта – әтиләре Муллагали карт.

Акча давай
Илле биш яшьлек Муллагали гомере буе хәлле яшәде. Аның барысы да исәптә иде. Тотса тимер өзәрдәй куллары белән эшләп тапкан акчасының тиенен дә әрәм итмәде. Кирәк-яракка гына тотты. Тормышын җайлый барып, бар нәрсәсен дә җитешле итте. Эшне сөйде ул. Шул сәбәпле сагызлы нараттан салынган алты почмаклы, унике тәрәзәле өе, шифер түбәле каралты-куралары, мунчасы, капчык-капчык алма бирә торган алмагач бакчасы авылда, бакчаң, җырлап тора төсле иде. Барысын да берүзе салды, ясады. Үзе кебек таза ике малай үстерде. Үстергәндә халык алдында ким-хур итеп йөртмәде, әйбәт ашатты, киендерде. Алар урамнан килгәндә, әнә, Муллагалинекеләр килә, дип кала иде халык.
 
Хәзер алар шәһәрдә торалар. Шунысы бар, Муллагали карт аларның анда нинди кәсеп белән көн күргәннәрен генә белми. Үзенең бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп, яннарына барып кайтырга вакыты юк. Ә тегеләре ни өчендер кайтып күренмиләр. Җиңел тормыш артыннан гына куалар икән дип ишетелде ишетелүен.
 
Соңгы вакытта карт малны күп карый. Менә ул быел ике сыерның берсен сатып, акчага әйләндереп, аны кирәкле көнгә кадәр сандыгына бикләп куярга булды.
 
Шулай эшләде дә. Миллионнар яулыкка төрелеп сандыкның бер почмагына барып кунаклады. Акчасын кассага салмаска булды. Чөнки бер тапкыр авызы пеште инде аның. “Жигули”лек акчасы ун кап шырпы бәясенә әйләнде дә калды.
 
Шулай бер кичне карчыгы Бәдерниса белән тәмләп чәй эчеп утырганда өй ялдында аяк тавышлары ишетелде. Картның йокларга ятканчы ишеген бикли торган гадәте юк иде. Менә өйгә башларына кара оек кигән ике кеше килеп керде. Берсе аягын ике якка аерып, бер кулын кесәсенә тыгып Муллагали карт каршысына басты. Икенчесе тиз генә өй ишегенең элгечен элеп куйды. Бәдерниса куркуыннан утырган җиреннән “лә хәүленә вәле куәтә” дип ишелеп төште дә өстәл астына чумды. 
– Старик, шо уставился, акча давай! – диде беренчесе кесәсендә кулын йөртеп. – Тиз бул, если душаң жалко! Ато аны теге светка җибәрербез. Бистро-о-о!
 
Картның башыннан боларның фурмылары таныш кебек, дигәне уй йөгереп үтте. 
– Нинди акча, картларга акча каян килсен. Аз пинсегә яшибез. Акча ниту! – диде Муллагали. – Как килдегез, шулай пашул моннан! Ул аларча сөйләшергә тырышты.
 
– Как юк!? Ә сыер саткан акча гди, ә? Миллионнар гди?
 
Татарлар икән дип уйлады карт. Урысчаны шәп сукаламыйлар.
– Никакуй миллионнар юк! – диде Мулллагали әкрен генә өстәл артыннан торып. Аның гомер бакый физик эш эшләп таштай булган мускуллары кабарган иде. – Әйттем бит инде, пинсегә генә яшибез, дип.
 
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Муллагали ялт итеп борылды да каршындагысының муен тамырына шундый итеп китереп тартты, тегесе бушаган арыш капчыгы төсле идәнгә җыерылып кына төште. Икенчесен карт капка төбендә куып җитте. Арттан биленнән тотып кысып алуы булды, кызганычлы тавыш ишетте:
– Әти.., үтермә... Ай,.. кабыргаларым, кабыргаларым...
 
Еланның куенында икәнен бик тиз шәйләп алды Мулллагали. Боларга сыер сатканны ачык авыз әнкәләре язгандыр, дип уйлады ул. Туктале, кереп ансының да “намазын укытыйм”...
 
Бу хәл авылга таралмыйча өйдә генә калды. Хурлыгын каян куярсың. Икенче көнне картның ике малае да кулларына “Дружба” пычкысы тотып урмандагы колхоз делянкасында тирләп-пешеп агач кисәләр иде. Сакта – әтиләре Муллагали карт.
 
Р.Шиһап.
1995 ел.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»