|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Криминал
Нишләгән бу әниләр?! Татарстанда тагын бер баланы үтерә язганнарӘнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә карала. Тикшерүчеләр фаразынча, Сарман районында 9 гыйнвар көнне исерек әни кеше бер яшьлек баласын буып үтермәкче булган. Сөяркәсе генә коткарып кала алган. 26 яшьлек хатын үзенең җинаятькә катышы булуын таныган, баланы ничек үтерергә җыенуын да күрсәткән.
Ул стационар психологик һәм психиатрик экспертиза үтәчәк. Баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый. Аны вакытлыча тәрбиягә алган гаиләдә. Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә карала.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип яза ТР буенча тикшерү комитеты матбугат үзәге.
--- |
Иң күп укылган
|