|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2021 Җәмгыять
Татарстанда «Авазлар» проекты старт алды: әби-бабаларыбызның тавышларын ишетә алачакбызТатарстанда әби-бабаларыбызның авазларын заманча татар һәм урыс телләренә тәрҗемә итү буенча яңа проект старт ала. Әгәр өйдәге архивыгызда латин яисә гарәп имләсендә татарча язылган әби-бабаларыгызның көндәлекләре, хатлары, котлау хатлары, язмалары табылса, һәм сез ул документларда ни язылганын нык беләсегез яисә аларның яңа "Авазлар" дәфтәренә керүен теләсәгез, аларның фотоларын йә сканлаган копияләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк. Энҗе Дусаева, Туфан Имаметдинов, Йолдыз Миңнуллина, Нурия Фәтыйхова һәм башкалар кергән команда шушы көндәлекләр, хатлар, котлау хатлары, әби-бабаларыгызның язмаларына - аларның авазларына икенче тормыш бүләк итәргә әзер.
Моны ничек эшләргә:
1. Проектта күрергә теләгән хатыгызны, көндәлекнең бер өлешен, котлау хатын яхшы сыйфатта сканларга яисә фотога төшерергә.
2. Ул текст сканын яисә фотосын берәр «болыт саклагычка» кертергә һәм avaslar2021@gmail.com адресына сылтамасын (яисә документ файлын хатыгызга беркетеп) җибәрергә.
3. Хәбәрләшер өчен контактларыгызны калдырыгыз: телефон номерыгыз һәм сезгә аралашырга уңайлы булган мессендҗер. Кайсы шәһәрдә торуыгызны языгыз.
4. Хатыгызда әби-бабаларыгыз турында ни белүегезне языгыз: алар кайда яшәгән, кем булган, ни белән шөгыльләнгән, ни кичергән.
Документларны 2021 елның 20 гыйнварына кадәр җибәрергә кирәк.
Белешмә өчен. «Авазлар» – өч ридиңнан торган серия: инде күптән үткән заманнарда яшәгән гади кешеләренең татар телендәге текстларын салмак итеп уку. Без ул текстларны укып аңлау белән генә түгел, ә аларның телен һәм алар барлыкка килгән мәдәни-тарихи шартларны өйрәнү белән дә шөгыльләнәчәкбез. Бу исә хис иткән, көрәшкән, газап чиккән, фәлсәфә белән шөгыльләнгән төрле кешеләр дөньясына чуму. Барлык ридиңнар да Татарстан Республикасының Милли китапханәсе киңлегендә уза. Циклның беренче ридиңгы 2020 елның 21 ноябрендә узды. Киләсесе мартка ниятләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|